Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Олы Елга мәктәбеннән " Соңгы кыңгырау " бәйрәменнән фоторепортаж

    Бар табигать уянган кояшлы, матур көнне Олы Елга мәктәбе каршысындагы яшел чирәмле мәйданга укытучылар коллективы һәм бәйрәмчә киенгән укучылар белән бик күп кенә әти-әниләр дә җыелган иде.

    Быел биредә урта мәктәпне тәмамлаучы 7 егеткә чиксез сөенгәндәй мәктәп каршысындагы бакчада үскән җимеш агачларына кунып кошлар да тирә-юньне сихри моңга күмгәннәр. Бүген алар гадәттәгедән дә көчлерәк сайрагандай тоелды. Сайрамаслык та түгел бит, егетләрнең барысы да лачын кебекләр. Әйтүләренә караганда, аларның барысы да эш сөючән, тырыш, булдыклы укучылар. Җәйге ялларында авыл хуҗалыгы тармакларында хезмәт куйганнар, мәктәпнең җәмәгать эшләрендә дә актив катнашканнар. Район һәм мәктәп күләмендә үткән ярышларда көч сынашып җиңү яулаганнар. Тантанада сыйныф җитәкчеләре Эльвира Вәлиева укучыларны җитәкләп, җиз кыңгырау чыңлатып олы тормыш юлына чыгар алдыннан һәркайсына изге теләкләрен җиткерде. Мәктәп коллективы һәм укучыларның бүгенге сөенечләре белән уртаклашырга муниципаль район башлыгы Илһам Валеев та килгән иде.
    Идрис Аметов.
    Бу язманы тулысынча газетадан укый аласыз.

    Идрис Аметов фотолары.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: