Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Нәниләр парта артында

    Балалар иҗат үзәгендә мәктәпкәчә яшьтәге нәниләр өчен "Иртә үсеш мәктәбе" уңышлы эшли. Нәниләрнең осталыкларын үстерү аның төп максаты булып тора. Биредә җиде ел инде 4-7 яшьлек балалар бик теләп киләләр. Алар белән монда тәҗрибәле, өстәмә белем бирү укытучылары шөгыльләнә. Елена Архиреева белән Энҗе Гыймадиева дәресне уен тәртибендә оештырып, аларны укыту,...

    Балалар иҗат үзәгендә мәктәпкәчә яшьтәге нәниләр өчен "Иртә үсеш мәктәбе" уңышлы эшли.
    Нәниләрнең осталыкларын үстерү аның төп максаты булып тора. Биредә җиде ел инде 4-7 яшьлек балалар бик теләп киләләр. Алар белән монда тәҗрибәле, өстәмә белем бирү укытучылары шөгыльләнә. Елена Архиреева белән Энҗе Гыймадиева дәресне уен тәртибендә оештырып, аларны укыту, хәтерләрен яхшырту, фикерләү сәләтләрен үстерү буенча күп төрле кызыклы дәресләр оештыралар. Ләйсән Иминева, мәсәлән, рәсем ясау, ә Гөлзидә Сәлахетдинова инглиз теле буенча нәниләрнең осталыкларын арттыру өстендә нәтиҗәле эшлиләр. Рәсем дәресе, мөгаен, аларның иң яраткан шөгыледер. Алар төрле карандаш, буяулардан киң файдаланып Сочида үткән кышкы Олимпия уеннарына багышлап күптөрле кызыклы рәсемнәр ясадылар. Бүгенгесе көнне дәресләргә 50-60 бала йөри. Ә укулар тәмамлангач өлкән төркем балаларына дипломнар тапшырылачак. Балаларга бу мәктәпкә йөрү бик ошый, диләр әти-әниләре.
    Светлана Кутлина.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: