Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Әле дә күпләрнең күңелендә...

    Шушы көннәрдә генә үзвакытында районыбызның социаль-икътисадый үсешендә тирән эз калдырган элеккеге каләмдәшебез журналист һәм публицист, тарих фәннәре кандидаты Харис Әшрәфҗанов үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

    Районыбызда нәшер ителә торган "Октябрь юлы" газетасы редакциясенә баш мөхәррир итеп КПСС өлкә комитеты аны ВЛКСМ өлкә комитеты аппаратыннан алып җибәргән. Тумышы белән даны республикабызга киң таралган Балтач районы егете бездә бик тиз үз кешегә әйләнә. Ышанычлы якын дусларын очрата. Кыска гына вакыт эчендә район партия комитетында да хөрмәт итәләр аны. Харис абый Әшрәфҗановны район партия комитетының бюро әгъзасы итеп сайладылар. Җәмәгать эшләре белән бергә ул газетаның абруен күтәрү, язмаларның нәтиҗәлелеген үстерү, коллективны сәләтле яшь кадрлар белән баету буенча да зур эшләр башкарды. Бүгенге кебек ул елларда да югары уку йортын тәмамлаган белгечләр авыл җиренә кайтырга бик ашкынып тормадылар. Шуңа ул алар өчен уңай шартлар булдырырга, торак хәлләрен яхшыртырга тырышты. Ә монда ул озак еллар дәвамында редакциядә эшләп зур чыныгу алган, халыкның ихтирамын яулаган Рәиф Газизов, Фәрвәз Галиуллина, Кадыйр Сибгатуллин кебек хезмәткәрләр белән кулга-кул эшләде. Алар бергәләшеп яңа гына Казан дәүләт университетын тәмамлаган сәләтле якташыбыз Рашат Мифтахов, аның курсташы Нияз Акмалов, Вахит Имамовны кайтаруга ирешәләр. Яшьләр килгәч газетаның йөзе дә, эчтәлеге дә нык үзгәрде. Ул тагы да кызыклырак темаларны үз эченә алып киң катлам халыкның көтеп ала торган яраткан басмасына әверелде. Һәр иртәдә баш мөхәррир бүлмәсендә киңәшмәгә җыела идек. Ул һәрберебезгә аерым бурычлар билгеләп, темалар биреп иске "ГАЗ-69" автомашинасына утыртып авылларга чыгарып җибәрә иде. Әлбәттә инде урында без гел уңай, мактаулы хезмәткәрләр турындагы язмалар белән генә чикләнмичә "хат эзеннән", "ваемсызлык бәласе", "безнең рейд" исемле баш астында шактый үткен, чәнечкеле сүзләр белән язылган кискен мәкаләләр бирәбез. Баш мөхәрриребез Харис абый тәнкыйть-кәнфит түгел инде анысы, дип елмаеп безнең язмаларны кыскартмыйча, кискәләү белән артык мавыкмыйча басмага кертте. Нәтиҗәлелек, әлбәттә, озак көттерми, икенче көнне үк телефоннан канәгатьсезлек белдереп хуҗалык җитәкчеләре, авыл Советы рәисләре үз үпкәләрен белдерә башлыйлар. Ә ул исә һәрберсенең хәленә кергәндәй итеп мәсьәләне катлауландырмыйча, һәрвакыт уңай хәл итәргә, киеренкелекне йомшартуга ирешә белде. Район җитәкчеләре моның өчен баштан сыйпамаганнардыр анысы. Кешесенә күрә әлбәттә каты да була белде ул. Язмадан канәгать булмасаң, "Чаян" журналистларын чакыртырбыз, алар гадел бәя бирерләр дияргә ярата иде. Иртәнге киңәшмәдә ул безгә газетада дөнья күргән мәкалә уңаеннан нинди чара үткәрелүе хакында сораштырып чара-язмалар бирүебезне сорый иде. Харис абый үзе дә районның данлыклы игенчеләре, оста сыер савучылары, урак батырлары турында очерклар язып, матур әдәби телдәге язмалары белән күпләрне сокландыра белде. Районыбызны яратты, үз итте ул. 1979 елда аны Ленинградка югары партия мәктәбенә укырга җибәргәч тә безне онытмады. Көндәлек эшләребез хакында кызыксынып яшәде. Ленинградта торып районыбыздан чыккан, даны бөтен дөньяга мәгълүм булган галим якташларыбызны эзләп табып зур язмалар җибәреп торды. Бигрәк тә кешелекле, ярдәмчел, шул ук вакытта таләпчән остаз иде ул. Кеше сүзе буенча берәүне дә юк-барга рәнҗетмәде. Һәрберебезне акыллы фикерләре, аталарча зирәк киңәшләре белән өметләндереп, канатландырып эшләтә белде. Кайберәүләргә белем алырга кирәклеген искәртеп укырга керергә юллама, тәкъдимнамәләр биреп озатты. Редакция хезмәткәрләренең торак хәлләрен яхшырту буенча да ярдәме зур булды аның. Җор телле, юмор хисенә бай булган талантлы журналист көчле оештыру сәләтенә дә ия иде. Һәр ел саен район үзәгендә авыл хәбәрчеләрен чакырып слет оештырып газетабыз белән тыгыз элемтәдә яшәгән егет һәм кызларга Мактау грамоталары, дипломнар тапшырып күңелләрен күрә белде. Районыбызда нибары 8 ел гына эшләсә дә, Харис абыйны һәр авылда беләләр, үз итәләр, зур хөрмәт күрсәтәләр иде. Республикабыз җитәкчелеге районыбыздан алып аны "Татарстан яшьләре" газетасының баш мөхәррире итеп күчерде. Аннары озак еллар дәвамында ул КПСС өлкә комитетында һәм башка җаваплы урыннарда эшләде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: