Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Истәлеккә бай очрашу

    Изге бистә җире хезмәт сөючән халкы белән генә түгел, әдәбият, сәнгать әһелләре белән дә дан тота. Шушы көннәрдә Котлы Бөкәш мәктәбендә якташыбыз, шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әхмәт Гадел үзенең 70 яшьлек юбилеена багышланган кичәдә катнашты.

    Бу уңайдан мәктәптә зур очрашу булды. Шагыйрь үзе белән яшьлек дусты, халкыбызның яраткан җырчысы, Идел буе федераль университеты профессоры Мингол Галиев белән кайткан иде. Тантанада шулай ук шагыйрьнең яшьлек дуслары, озак еллар мәктәптә мөгаллим булып эшләгән ветераннар, районыбыз шагыйрәсе, район халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Рәсимә Гарифуллина, "Авыл-ил терәге" журналы баш мөхәррире, шагыйрьнең улы Ихтыяр Гаязов та катнашты. Истәлекле очрашу мизгелләрен танылган җырчының улы, кинорежиссер Марат Галиев кинотасмага төшерде. Иң элек Котлы Бөкәш мәктәбе укучылары якташыбыз истәлегенә багышлап әдәби-музыкаль монтаж күрсәттеләр. Анда күрше Мамадыш районының Кардон авылыннан һәркөнне 15 чакрым юл үтеп 3 ел дәвамында урта белем алган һәм даны бөтен республикабызга таралган Котлы Бөкәш урта мәктәбен 1959 елда тәмамлавы турында да истәлекле мәгълүматлар яңгырады.
    Очрашуны район мәгариф бүлеге башлыгы Илсур Садыйков ачып җибәрде. Ул якташыбыз, әдәбият остасы Әхмәт Гаделгә олы юбилее уңаеннан ныклы сәламәтлек, иҗат уңышлары теләп муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды.
    -Котлы Бөкәштә укыганда беренче чиратта миңа укытучыларның үз хезмәтләрен яратып башкарулары, балаларга нигезле белем бирү өчен янып-көеп борчылып йөрүләре нык хәтердә калган. Шулай булмаса, башка авыл мәктәпләреннән әлләни аерылмаган Котлы Бөкәштән генә дә йөзләгән күренекле шәхесләр, фән, сәнгать кешеләре үсеп чыгар идемени,-дип ул сыйныфташы, яшьлек дусты, Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин белән үзара дус, якын туганнар кебек тату, ярдәмләшеп яшәүләре хакында сөйләде.
    Дистәдән артык китап авторы Әхмәт Гадел тормышта барлык авырлыкларны да үз җилкәсендә татыган. Төрле төбәкләрдә чит милләт кешеләре белән аралашкан. Республикабызда шактый гына дәрәҗәле һәм җаваплы урыннарда эшләгән, кече яшьтән үк тоткан кыйбласына, алда торган максатларына тугрылыклы калган. Туктаусыз иҗат эшчәнлеге белән шөгыльләнгән. Бүген дә әле ул аны яшьләрчә энергия белән дәвам иттерә. Шагыйрь үз чыгышында бигрәк тә татар теленең дөньяда иң бөек тел булуын ассызыклады. Бүгенгесе көнне ана телен яхшы белүе нәтиҗәсендә 14 дөнья халкы белән бик җиңел аралашырга мөмкин булуы турында сөйләде. Укучыларга газиз ана телләрен яхшы белергә, аны тагын да тирәнтенрәк өйрәнеп үзләштерергә киңәш итте.
    Очрашу барышында шагыйрьнең яшьлек дусты Мингол Галиев үз чыгышын аның сүзләренә язылган җырлар белән чиратлаштырып сөйләде. Аларда Котлы Бөкәш чишмәләре, Шомырбаш урманнары атамалары кулланышы күпләрнең күңеленә хуш килде. Җылы очрашудан соң мәгариф ветераннары да хәтер дәфтәрләрен актарып үз истәлекләре белән уртаклаштылар. Хушлашканда алар беравыздан диярлек, туган төбәгебезнең җылы җире, изге догалары сезгә яшәү көче бирсен, иҗат чишмәгез сүрелмәсен, дигән теләкләрен җиткерделәр.


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: