Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Интернеттан нәрсә яный?

    Балык бистәсе 2 нче мәктәбендә булып узган ата-аналар җыелышының берсендә күп кенә мөһим проблемалар белән беррәттән балаларның Интернет челтәрендәге мәгълүмати куркынычсызлык мәсьәләсе дә күтәрелде. Хәзер һәркемнең диярлек йортында компьютер бар, Интернет тоташтырылган. Балалар аның каршында көннәр, сәгатьләр буе утыралар. Кайбер ата-аналар балаларының анда нәрсә караулары, укулары, нинди мәгълүмат алуы турында...

    Балык бистәсе 2 нче мәктәбендә булып узган ата-аналар җыелышының берсендә күп кенә мөһим проблемалар белән беррәттән балаларның Интернет челтәрендәге мәгълүмати куркынычсызлык мәсьәләсе дә күтәрелде. Хәзер һәркемнең диярлек йортында компьютер бар, Интернет тоташтырылган. Балалар аның каршында көннәр, сәгатьләр буе утыралар. Кайбер ата-аналар балаларының анда нәрсә караулары, укулары, нинди мәгълүмат алуы турында кызыксынмыйлар да. Ә кызыксынырга кирәк. Социологик тикшеренүләр күрсәткәнчә, балалар 8-9 яшьтән үк мөстәкыйль рәвештә Интернетка керә башлыйлар. 14 яшькә кадәр булган кулланучыларның яртысыннан артыгы начар эчтәлектәге сайтларга керәләр. Балаларның 39 проценты порнографик сайтлар карый, 19 проценты көчләү күренешләрен күзәтә, 16 проценты комарлы уеннар белән мавыга. Интернетта наркотик матдәләр һәм алкоголь турында балаларның 14 проценты кызыксына, эсктремистик ресурслар 14 процент үсмерләрне җәлеп итә. Саннар куандырырлык түгел. Интернет бала өчен куркынычсыз булсын дисәк, ата-анага нәрсә эшләргә, нәрсәләр белергә кирәк? Бу сорауга Балык бистәсе 2 нче мәктәбенең информатика укытучысы Ю.Кашапов җавап бирә.
    -Кагыйдә буларак, кулланучылар иң элек Яндекс, Mail, GoogIe һәм башка эзләнү системаларының баш битләренә керәләр. Үзенә кирәкле мәгълүмат эзләгәндә бала очраклы рәвештә куркыныч, начар эчтәлектәге биткә юлыгырга мөмкин. Дини секталар оештырган электрон ресурслар балигъ булмаган бала психикасы өчен аеруча куркыныч. Интернет челтәренең нәрсә белән янаганын аңлап бетермәгән бала җинаятьчеләргә әти-әнисенең кредит карточкасы номерын, электрон кошелок паролен, тулы адресын һәм башка мәгълүматларны әйтеп салырга мөмкин. Җинаятьчеләр электрон ресурс ярдәмендә балигъ булмаган балаларны җәмгыятькә каршы гамәлләргә, җинаятькә дә тарталар. Алар корбаннарын гадәттә "Вконтакте", "Одноклассники" һәм "Мой мир" сайтларында эзлиләр. Педофиллар, социаль челтәрләрдә үз группаларын төзиләр, порнографик видео материаллар урнаштыралар.
    Онлайн уеннар бүгенге балаларның һәм үсмерләрнең тормышында мөһим урын алып торалар. Уен белән мавыккан балалар начар укыйлар, социаль яктан файдалы эшчәнлек белән шөгыльләнмиләр, ата-аналары, дуслары белән аралашмыйлар. Аларда Интернетка бәйлелек барлыкка килә. Аралашу һәм ялның виртуаль формаларына күчәләр. Психологлар моны авыруга тиңлиләр.
    Интернеттан файдалану балага зыян салмасын өчен ата-аналар баланың компьютер каршында утыру вакытын чикләргә тиешләр. Балаларга Интернетта шәхси мәгълүматларны ачарга ярамаганлыгын аңлатыгыз. Интернетта куркыныч контент (наркотиклар, порнография) белән очрашу куркынычы булуын кисәтегез. Интернетның беренче чиратта мәгълүмат эзләүдә, укуда ярдәмче булуын төшендерегез. Әгәр бала Интернетта танышкан дусты белән реаль тормышта очрашырга теләсә, һичшиксез ата-анасы белән киңәшергә тиеш. Чөнки чаттагы үзен 12 яшьлек кыз дип таныштырган кешенең 40 яшьлек ир-ат булуы да бик мөмкин. Балаларга челтәрдәге мошенниклык фактлары, лотереялар турында да аңлатыгыз. Өлкәннәрдән башка СМС җибәрергә ярамаганлыгын да төшендерегез.
    "Дети онлайн" интерактив ярдәм линиясе бар. Бу телефон аша һәм онлайн консультация службасына балалар, үсмерләр, ата-аналар, мәгариф һәм тәрбия учреждениеләре Интернеттан куркынычсыз файдалану проблемалары буенча мөрәҗәгать итә алалар. Моның өчен бушлай федераль номерга (8-800-25-000-15) эш көннәрендә 9.00 дән 18.00 сәгатьткә кадәр шалтыратырга мөмкин. Шулай ук ярдәм линиясенең сайтлары да бар. www. detionlin. сom һәм www. detionlin. org. 8-800-200-24-00 телефоны аша көчләү һәм сексуаль җинаятьләр проблемасы буенча психологик консультация бирелә. Барлык консультацияләр һәм ярдәм линиясенә шалтырату бушлай. Алар тәүлек әйләнәсе эшли.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: