Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • ИМТИХАН–ҖИТДИ СЫНАУ

    Соңгы елларда 9 нчы сыйныфлар өчен дә имтиханнарның яңа формасы кертелүе укучыларга белемнәрне үзләштерүгә җаваплы, җитди карау кирәклеген тагын бер кат искәртүдер, мөгаен.Тик барлык укучылар да бу җаваплылыкны аңлап бетерәләрме икән соң ? Максатым - аңлап бетермәгән, җаваплылыкны тоеп җиткермәгән укучыларга тагын бер кат бу хакта искәртү. Юкса, дистә ел...

    Соңгы елларда 9 нчы сыйныфлар өчен дә имтиханнарның яңа формасы кертелүе укучыларга белемнәрне үзләштерүгә җаваплы, җитди карау кирәклеген тагын бер кат искәртүдер, мөгаен.Тик барлык укучылар да бу җаваплылыкны аңлап бетерәләрме икән соң ? Максатым - аңлап бетермәгән, җаваплылыкны тоеп җиткермәгән укучыларга тагын бер кат бу хакта искәртү. Юкса, дистә ел элек башланган бу үзгәрешләр интернет мөмкинлекләре чикләнмәгән, укытучыларның, укучыларның яңа формада имтихан бирү буенча тәҗрибәләре булган бу заманда гап - гади мәсьәләләрдә дә укучыларның кыенсынып утыруы гаҗәп, әлбәттә. Иң элек укучы имтиханга бары рөхсәт ителгән әйберләрне генә алса иде (пропуск, паспорт һәм гельле кара төстәге ике ручка). Болардан тыш һәр предмет өчен өстәмә каралган материаллар бар. Алар, гадәттә, имтихан үткәрү өчен җаваплы кешеләр тарафыннан хәзерләнә.
    Имтихан бирүче укучы иң элек үзен-үзе хәзерли, ягъни ул кирәк әйберләрне, ул үтәсе этапларны күңеленнән барлап чыга. Әлбәттә барлык укучылар да болай эшләүне кирәк дип санамый. Кайбер укучылар паспортында кайсы серия, кайсы номер икәнлеген дә, сыйныф номеры, аудитория номеры язылу, имза кую үзенчәлекләрен дә, хәреф һәм цифрларның язылу таләпләрен дә белмиләр. Мондый укучыларга, аеруча игътибарлы булып, имтиханны оештыручының һәр әйткәнен төгәл үтәргә киңәш итәм. Югыйсә, бланкларны тутырганда төзәтеп булмаслык хата җибәргән укучының пакеты тулаем алыштырыла. Төркемдәге барлык укучылар аның, яңадан шәхси пакеты алыштырылып, бланкларны тутырганын көтәргә мәҗбүр була. Мондый шартларда башланган эшнең нәтиҗәсе дә начаррак, минемчә. Һәр эш тыныч күңел, үзеңә ышаныч белән, каушамыйча эшләнергә тиеш. Ниндидер мөһим мәгълүмат төшеп калганда, синең эшең бөтенләй юкка чыгарга да мөмкин . Әлбәттә укучыны хәзерләүдә укытучысы, хәтта күпмедер дәрәҗәдә әти-әниләр дә кулдан килгән кадәр ярдәм итәргә тиешләр.
    Бланклар тутыру имтихан вакытына кермәгәнлеге сезгә билгеледер, дип уйлыйм. Шәхси пакетны алгач, андагы һәр материалны игътибар белән тиз арада тикшереп чыгарга кирәк. 1нче һәм 2 нче номерлы бирем бланкларында вариантлар, контроль үлчәм материалы (КИМ) номерлары туры килергә тиеш. Шулай булмаса, шулай ук шәхси пакетта җитешсезлекләр булган очракта да (нәрсәдер җитмәгән яки артык булган, биремнәр ачык күренмәгән очракта да) шәхси пакет шулай ук тулысы белән алыштырыла.
    Имтихан башлануын хәбәр иткәч, һәр биремне, биремдәге таләпләрне дөрес аңлау, төгәл үтәү мөһим. Биремдә ничек үтисе төгәл күрсәтелгән булса да , бу турыда сораучылар шактый була. Мәсәлән, җавап сүзтезмә рәвешендә, ди. Әгәр синең биремнәр күрсәтмәсендә (инструкциядә) " җавап урын калдырылмыйча языла" дигән күрсәтмә булмаса, син инде, гомуми кагыйдәгә туры китереп, сүзтезмәне аерым язарга тиеш буласың. Имтиханда күпчелек укучылар имтиханга хәзерләнү вакытында укытучы белән берлектә үзләштерелергә тиешле мәсьәләләр буенча сораулар бирәләр. "Безгә бу турыда әйтмәделәр",- диләр алар. Кайберләре бланкларны беренче тапкыр күрәләр икән. Нәтиҗәдә, алар башкаларның игътибарын читкә юнәлтәләр, үзенең дә башкарасы мөһим эшенең кадерле вакытын югалталар. Хәзерге заманда имтихан бланкларын укытучы белән берлектә тутырып карау зур авырлык тудырмый, минемчә. Теләгән укучы, күчермәсен алып, мөстәкыйль рәвештә кабат тутырып карый ала.
    Имтихан эше чиста-пөхтә башкарылырга, төзәтүләр - сызулар булмаска тиеш. Әгәр синең 2 нче номерлы бланкың яки караламаң җитмәсә, аларны өстәмә алу мөмкинлеге бар. Бу очракта 2 нче номерлы бланкның өске өлеше укучы тарафыннан тутырыла, варианты күрсәтелә.
    Имтиханга бирелгән вакытның дөрес файдаланыла белүе дә мөһим. Әгәр 4 сәгать (мәсәлән, математика, рус теле) вакыт бирелгән икән, бу вакытны бик күпкә санап иркенләп утырсаң, вакытыңның җитми дә калуы ихтимал. Биремнәрне үтәгәндә, тестларга вакытыңны азрак биреп, иҗади биремгә, мәсьәләләргә күбрәк вакыт калдыру отышлырак булыр. Иҗади биремнең күләме тиешенчә булуы, хаталарсыз булуы да мөһим бит әле. Шул ук вакытта, тестлар җиңел дип, үзеңә артык ышаныч та булмасын. Никадәр җиңел булса да, башкарылган эшнең дөреслеген тикшерергә кирәк. Җавап ялгыш булган очракта файдалана торган махсус урынның күләме шулай ук чикләнгән бит. Һәрхәлдә, 4 сәгатькә бирелгән эшне ашык-пошык 2-2,5 сәгатьтә эшләп чыгып китәргә ашыкмагыз!
    Гомумән, укучы имтиханда үзен җитди, тыныч тотарга, җаваплы сизәргә, имтихан бирү урынында тиешле таләпләрне үтәргә бурычлы. Югыйсә, телефоннан файдаланырга омтылган(телефон имтихан бирү урынына алып керелергә тиеш түгел), тиеш булмаган материаллардан файдаланган укучының имтиханны тәмамлый алмавы да бик мөмкин, чөнки мондый укучылар имтиханнан вакытыннан алда азат ителәләр.
    Яңа формадагы имтихан никадәр катлаулы дисәк тә, ул үти алмаслык түгел. Ә ни дәрәҗәдә үтәү укучының бары тик үзеннән тора. Имтиханнар башланырга 2 ай вакыт калып бара. Әгәр укучы һәм укытучы калган вакытны нәтиҗәле файдалана алса, имтихан нәтиҗәсе дә яхшырак булачак.

    Фото yandex.ru сайтыннан алынган

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: