Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Гомерләр заяга узмаган, тырышлык бушка китмәгән

    Балалар дөньяга килү гаиләнең иң зур шатлыгы. Югары Тегермәнлек авылында яшәүче Әхмәтхәбиб абый белән Тәскирә апаның парлы тормышларына ямь өстәп бер-бер артлы Венера, Фәния, Равия исемле кызлары туа

    Бала үстерүнең мәхәббәте белән мәшәкате бергә үрелеп бара, диләр. Гатуповлар икесе дә гаять авыр, катлаулы эштә эшлиләр. Әхмәтхәбиб абый математика укытучысы, мәктәп директоры булып эшли.

    Тәскирә апа башлангыч сыйныфларны укыта. Ул чорда балалар күп укый, җиде- сигез йөзгә җитә. Икешәр смена укытып, көне буе мәктәптә булырга туры килә. Балалар тирә-як авыллардан - Түбән Тегермәнлек, Яншык, Балтач, Ямаштан килеп укыйлар монда. Үз гомерләрендә меңләгән балаларга белем, тәрбия биргә туры килә аларга. Укучылары хәзер дә хөрмәт итеп, сагынып сөйлиләр алар турында.

    "Алар безнең өчен илленче-туксанынчы елларның энциклопедиясе. Мәктәп тарихы турында мәгълүмат сорап аларга мөрәҗәгать итәбез. Тәскирә апа минем беренче укытучым. Үзенең укучыларының дәфтәрләрен әле дә истәлек итеп саклый ул",-ди Югары Тегермәнлек мәктәбе директоры Илфар Габдрахманов.

    Барлык балаларга үрнәк булырдай итеп кызларына тәрбия, белем бирергә кирәк бит әле. Балаларында да әлеге һөнәргә карата мәхәббәт тәрбияли алар. Үзләре генә түгел, балалары да мәктәп тормышы белән яшиләр.

    Олы кызлары Венера белән уртанчы кызлары Фәния әтиләре юлыннан китә. Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлыйлар. Венера апа Олы Әшнәк мәктәбендә математика укытып лаеклы ялга киткән.

    "Бу хезмәт түгел, рәхәт шөгыль генә"

    -Башка һөнәр турында уйламадык та, уеныбыз да укытучы булып уйнау иде. Ул чорда укытучы иң кирәкле һөнәр иде,- дип искә ала Фәния Кәримуллина балачак елларын. 1981 елда институтны тәмамлап туган мәктәбенә эшкә кайта. Сыйныфташы Шамил белән уртак хисләре мәхәббәткә әверелеп гаилә корып җибәрәләр.

    Катлаулы, иң авыр фәнне укытса да Фәния апага бар нәрсә дә җиңел бирелә. Гаиләдәге тәрбия, әти-әнисенең ярдәме авырлыкларны җиңәргә булыша. Район, республика күләмендә үткәрелгән олимпиадаларда урын яуларлык укучылар тәрбияли ул. Укучысы Данияр Заһидуллин математика буенча район олимпиадасында урын ала.

    Казан федераль университеты үткәргән фән олимпиадасында катнашып призлы урын яулый. Мөстәкыймовлар, халык-ара "Көңгерә" олимпиадаларында ел саен үзләренең белемнәрен күрсәтәләр. "Балаларны фән белән кызыксындыру өчен дәресләрне мавыктыргыч, уен формасында алып барырга тырышам. Күңелле мәсьәләләр бирәм, КВН дәресләр үткәрәм. Бишенче сыйныф укучыларына мондый төр дәресләр бик ошый.

    Бишенче һәм унберенче сыйныф укучылары арасында аерма бик зур, әлбәттә. Югары сыйныфларны бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләргә кирәк. Балалар өчен бу зур сынау.

    Ата-аналар да әлеге мәсьәләне дөрес аңлап, балаларына ярдәм итәргә тырышсалар, җиңелрәк булыр иде",-ди Фәния Кәримуллина. Үз фәнен бик ярата ул. Укучылар каршына кереп, дәрес алып бару аңа җан рәхәте бирә.

    Аның булдыра алганлыгын, осталыгын күреп мәктәптә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазыйфасын тапшыралар. Әйтергә генә ансат, унсигез ел буена бу тынгысыз хезмәтне алып бару һәркемнең көченнән килми бит әле.

    Коллектив белән уртак тел таба белү дә зур эш. Укучыларны да, укытучыларны да һәрдаим бәйгеләрдә катнашырга өнди, аларга ярдәм итә ул.

    Район күләмендә үткән бәйгедә укытучы Дилә Мөбаракшина белән Ләйсән Габдуллина 2015 елның иң яхшы сыйныф җитәкчесе исеменә лаек булганнар. Спасс районына зональ ярышка барырга әзерләнәләр.

    Ул укыткан укучылар арасында укытучылар, бухгалтер, икътисадчы, тәрбиячеләр бар. Аның укучысы Нияз Шәйхетдинов физика укытучысы, бүгенге көндә ул район мәгариф бүлегендә тәрбия эшләре буенча җитәкче урынбасары вазифасын башкара.

    Әниләрдә хәзер дә "педсовет"

    -Әти-әни миңа һәрчак үрнәк булдылар. Әти бик таләпчән, әммә бик гадел кеше. Бүген дә алар мәктәп тормышы белән кызыксынып яшиләр. Мин аларга хәл белергә килгәч тә "педсовет" уздырып алабыз. "Балаларны әрләмәгез, алар замана балалары",- диләр алар. Бездә мәктәп эше беренче, гаилә икенче урында торды, байлыкны өченче урынга куйдылар. Әнә шулай тәрбияләделәр безне. Патриотлар идек, принципиаль булдык. Хокукларыбызга караганда бурычларыбызны күбрәк белә идек. Хәзерге укучылар башкачарак. Хокукларын беренче урынга куялар,-дип сөйли Фәния Кәримуллина.

    Хезмәтенә күрә хөрмәте, дигәндәй, аның портфолиосында бик күп мактау кәгазьләре бар. "Хезмәттәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе, Татарстан республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының рәхмәт хаты, район мәгариф бүлегенең мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары, бөтенроссия педагогик конференциядә катнашкан өчен диплом белән бүләкләнгән, "Наш лучший учитель года" грантына ия булган.

    Тормыш иптәше Шамил абый белән ул үстергәннәр, югары белем алырга ярдәм иткәннәр. Бүген оныклары Сәмирә белән Әмиләне сөяләр. Кунакка кайткан арада китаплар укыйлар, әкиятләр куялар икән. "Шалкан" әкиятен уйнарга яратабыз. Оныкларым әби, бабай ролендә булсалар, мин онык булам. Уенчык эт белән мәче дә уенда катнаша. Шалканны тартып чыгаргач, егылып китеп көлешәбез. Бу аларга бик тә ошый",-ди бәхетле дәү әни.

    Торып тәрәзәгә карады ул, яз килүен күзәтеп хисләргә бирелде.

    -Иртән йокымнан уянам да, Аллага шөкер, эшкә барасым бар, дим. Хезмәт түгел бу, шөгыль генә. Һөнәремне бик дөрес сайлаганмын. Мәктәп тормышыннан башка яшәүне күз алдына да китерә алмыйм бит мин,- ди Фәния ханым тулы бер кәнагәтьләнү хисе белән.

    Гөлназ Зарипова.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: