Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • "Гашыйклар көне" уңаеннан Балык бистәсе гимназиясендә бәйрәм оештырганнар

    Бәйрәмнәрне мәктәп елларыннан беләбез. Аларның тарихы, үткәрү гадәтен нәкъ менә укытучыларыбыз аңлата, өйрәтә.

    Шушы көннәрдә башлангыч сыйныф укытучысы Айгөл Сагирова икенче сыйныфларга гашыйклар көне уңаеннан бәйрәм оештырырды. Укучылар бәйрәмчә матур итеп киенеп килгәннәр. Балалар бик кызыксынып бәйрәмнең тарихын тыңладылар, сораулар бирделәр, "Мәхәббәт фәрештәсе" конкурсында көч сынаштылар. "Үзеңнең принцессаңны тап" ярышы егетләр өчен иде. Алар аяк киеме буенча хуҗасын эзләп тапты. Минемчә, укучыларга бәйрәм бик ошады. Бәлки бу аларның беренче бәйрәмнәре булгандыр. Укытучылары Айгөл Сагирова балаларны бик ярата. Бер бәйрәмне дә оештырмыйча калмый. Бүгенгесе дә укучыларга истә калырлык булды.

    Мәктәптә бәйрәм уңаеннан почта тартмачыклары элеп куелган. Анда укучылар хат, теләк кәгазьләре язып салды. Гимназия фаесында йөрәксыман плакат ясап эленгән. Өлкән сыйныф укучылары анда теләкләрен яздылар.

    Узган атнада гимназия үзенең элеккеге укучылары белән очрашу үткәрде. Бәйрәм "Мәктәп ТВ" стилендә алып барылды. "Яңалыклар" программасында мәктәптә булган яңалыкларны сөйләделәр. Аннан сүзне мәктәп директоры Илгиз Садыйковка бирделәр. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Венера Җәббәрова гимназия белән бәйле фотосүрәтләр күрсәтте һәм мәктәп тарихын сөйләде. Укучылар концерт номерлары да әзерләгән иде. Соңыннан кунаклар үзләре укыган класс һәм укытучылары янына таралышты. Бу көн алар күңелендә озак сакланыр.

    Алия Хәбибуллина.

    Фото:http://lgt.ucoz.ua/news/19

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: