Гаилә җылысын–сәхнә аша

Халыкара гаилә көне 1993 елдан билгеләп үтелә. Ул инде бүген меңләгән гаиләнең яраткан бәйрәменә әверелде. Чөнки ничәмә-ничә гасырлар үтсә дә, гаилә кыйммәтләре кешеләр өчен һәрвакыт иң мөһим төшенчә булып кала бирә.Үз йортында бәхетле булган кеше генә, чын мәгънәсендә бәхетле. Кеше яшәешенең асылын шушы гап-гади сүзләр ача да сала. Гаилә бәйрәме...
Халыкара гаилә көне 1993 елдан билгеләп үтелә. Ул инде бүген меңләгән гаиләнең яраткан бәйрәменә әверелде.
Чөнки ничәмә-ничә гасырлар үтсә дә, гаилә кыйммәтләре кешеләр өчен һәрвакыт иң мөһим төшенчә булып кала бирә.Үз йортында бәхетле булган кеше генә, чын мәгънәсендә бәхетле. Кеше яшәешенең асылын шушы гап-гади сүзләр ача да сала. Гаилә бәйрәме дә бәхетле булуның һәм үзара аңлашып яшәүнең кыйммәтен тагын бер мәртәбә искәртү өчен уздырыла.
Районыбызда матур гаиләләр бик күп булса да, кызганыч, гаиләләрнең барысы да аякларында нык басып тормыйлар әле. Шуңа күрә дә бүгенге көндә аның ролен һәм әһәмиятен күтәрү, кыйммәтләрен яклау беренче планга чыга. Барлык дәүләт структураларының һәм бигрәк тә социаль яклау органнарының эше нәкъ менә шуңа юнәлтелә. Бу матди планда гына түгел, рухи планда да шулай. Инде икенче ел районыбызның социаль яклау бүлеге гаилә көнендә кешеләргә күңел күтәренкелеге, җылы өләшә.
Быел да алар, нәкъ узган елдагы кебек, Түбән Тегермәнлек авылы клубы сәхнәсендә җырлы-уенлы тамаша оештырдылар. Кичәне социаль педагоглар Лилия Кәримуллина белән Сиринә Зиннәтова алып барды. Марсель Җәләлов, Айсылу Габдрахманова, Фәния Газизова, Рәис Хәлиуллин, Лилия Кәримуллина моңлы тавышлары белән халыкның күңеленә үтеп керде. Ә Ильвина һәм Илсур Каримовлар, Ибраһим Зиннуров үзләренең җырларын гитарада уйнап башкардылар.
Чараның шигырьләр һәм җырлардан гына тормыйча, уен-ярыш белән үрелеп баруы аңа тагын да җанлылык өстәде. Айдар Әлмиев, Нурания Җәббарова, Фәридә Гатауллина, Илсур Кәримов, Илфак Мөхәммәтҗанов, Фирдания Исламова, Ибраһим Зиннуров, Рәмзия Шәймәрданова ике командага бүленеп, "Балалар бакчасы" тамашасы күрсәттеләр. Алар шигырь юллары буенча хәрәкәтләр ясадылар, төрле уеннар уйнадылар, кәгазь битенә төсле кәгазьдән рәсемнәр ясап ябыштырдылар, "Шалкан" әкиятен куйдылар. Катнашучылар шулкадәр бирелеп, рольгә кереп уйнадылар ки, көлү тавышларыннан зал шау-гөр килде. Командаларның берсен алып, берсен куя торган түгел иде. Шуңы күрә әлеге ярышта дуслык җиңде.
Бәйрәм-тамаша ахырында социаль яклау бүлеге җитәкчесе Айгөл Вафина үзеннең әлеге кичәдән, катнашучы һәм алкышларга күмеп көч биреп торучы тамашачылардан бик канәгать калуын әйтте.
"Биредә халык бик кунакчыл, шаян. Кичә барышында инде үземне сезнең белән бер гаилә итеп тоя башладым. Шушы зур бәйрәм белән барыгызны да чын күңелемнән тәбрик итәм",-диде ул.
Сиринә Мөхәммәтҗанова.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
23 июнь 2022 - 16:35Безгә үзгәрергә кирәк Тормышыбызның көе китте, яме бетте, дигән сүзләрне бүген райондашларымнан күп ишетергә туры килә.7400
-
23 июнь 2022 - 16:30Җырла, чишмәм, гасырларга җитсен, Челтерәүләреңнең аһәңе... Туган төбәгебез, районыбыз, авыллардагы елга-күлләргә, чишмәләргә игътибарны бервакытта да онытмаска иде.7900
-
23 июнь 2022 - 16:26Тормышымның яме идең, әни... Сүнде кояш... Бермәл дөнья, яшәеш тукталып калгандай булды.9100
-
23 июнь 2022 - 16:20"Илне саклау изге бурыч",- диләр ир-егетләр Гомер-гомергә Ватанны саклау ир-егетләрнең изге бурычы булып саналды. Хәрби хезмәттә булу ир-ат өчен үзе бер дәрәҗә булды.10400
-
23 июнь 2022 - 16:16Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы эшмәкәрләрне кабул итү оештыра 5 июльдә, район прокуратурасы бинасында Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы тарафыннан чираттагы мәртәбә оештырылган эшмәкәрләрне кабул итү узачак.6500
-
23 июнь 2022 - 16:13"ЭКОяз-2022" республика санитар-экологик конкурсында балыкбистәлеләр дә актив катнашты Күптән түгел "ЭКОяз-2022" республика санитар-экологик конкурсына йомгак ясалды.6700
-
23 июнь 2022 - 16:10Олы Әшнәк авылында Гаффаровлар туып-үскән йортка истәлек тактасы куелды Олы Әшнәк талантлы шәхесләрне биргән төбәк. Республикага танылулы язучылар, журналистлар, артистлар чыккан аннан.15600
-
23 июнь 2022 - 16:00“Кулон- Агро”хуҗалыгы уңганы Ирек Камалиев: "Үз эшем җанга шифа" Мәктәп елларыннан ук яхшы хезмәт чыныгуы алып үскән балалар гомерләре буена мактала. Аларның мөстәкыйль яшәү рәвешенә әзер булып үсүләре өлкәннәр һәм үзләре өчен дә бик мөһим.7700
-
22 июнь 2022 - 14:27«Күңелле әлифба» каналында йорт хайваны турында яңа видео Балагыз койрыклы дустын дөрес тәрбиялиме? Тизрәк кереп карагыз!36100
-
21 июнь 2022 - 15:47Балык Бистәсе районында "Яшел урак" башланды Һава торышының көйсезлегенә карамастан, районыбыз хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү эшенә керештеләр.14100
-
21 июнь 2022 - 15:42«Изгеләр чишмәсе» аланында Халкыбызның гореф-гадәтләре һәм йолалары районнарда гына түгел, һәр авылда да үзенчәлекле. "Изгеләр ашы» үткәрү йоласы да безнең районның кайбер авылларында гына яшәп килә.28600
-
21 июнь 2022 - 15:29“Марат” крестьян-фермерлык хуҗалыгы, яңа культуралар, заманча сортлар игү хакында уйлана Бер карашка “Марат” крестьян-фермер хуҗалыгы башкалардан әллә ни аерылып та тормый кебек.11700
-
21 июнь 2022 - 15:14Гөрләде «Чүк», бәйрәм итте халык Узган якшәмбе көнендә Каз.Чаллы белән Иванай авыллары арасындагы аланлыкта “Чүк” бәйрәме гөрләп узды. Керәшен халкының элеккедән килгән йолаларын, гореф-гадәтләрен саклап килүче, күктәге чирүләрне искә алу бәйрәм ул.28600
-
24 май 2022 - 14:46Балык Бистәсе район мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлады
-
20 май 2022 - 12:33Балык Бистәсе мәдәният йортында " Гаиләм ядкәре " дип исемләнгән кичә узды
-
19 май 2022 - 14:35Балык Бистәсендә "Гаиләдә рухи байлыклар" дип исемләнгән зональ семинар узды
-
10 июнь 2022 - 08:00Порядок технологического присоединения к электрическим сетям, возможность получения услуг через электронные порталы Согласитесь, что возможность получения любых услуг через электронные порталы значительно облегчает нашу жизнь?!19500
-
9 июнь 2022 - 10:29Памятки по электробезопасности для школьников Закончился учебный год, у школьников начались долгожданные каникулы.19600
-
23 июнь 2022 - 16:35Безгә үзгәрергә кирәк Тормышыбызның көе китте, яме бетте, дигән сүзләрне бүген райондашларымнан күп ишетергә туры килә.7400
-
23 июнь 2022 - 16:30Җырла, чишмәм, гасырларга җитсен, Челтерәүләреңнең аһәңе... Туган төбәгебез, районыбыз, авыллардагы елга-күлләргә, чишмәләргә игътибарны бервакытта да онытмаска иде.7900
-
23 июнь 2022 - 16:26Тормышымның яме идең, әни... Сүнде кояш... Бермәл дөнья, яшәеш тукталып калгандай булды.9100
-
23 июнь 2022 - 16:20"Илне саклау изге бурыч",- диләр ир-егетләр Гомер-гомергә Ватанны саклау ир-егетләрнең изге бурычы булып саналды. Хәрби хезмәттә булу ир-ат өчен үзе бер дәрәҗә булды.10400
-
23 июнь 2022 - 16:16Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы эшмәкәрләрне кабул итү оештыра 5 июльдә, район прокуратурасы бинасында Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы тарафыннан чираттагы мәртәбә оештырылган эшмәкәрләрне кабул итү узачак.6500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика