Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Фән күгендә Бистә йолдызчыгы

    8 февраль-Россия фәне көнендә Казан Федераль университетының актлар залында "Татарстанның иң яхшы яшь галиме-2012" республика конкурсына йомгак ясалды.

    Иң яхшыларны Татарстанның әйдәүче югары уку йортларыннан һәм фәнни тикшерү үзәкләреннән 208 галим (алар арасында 7 доктор һәм 86 фән кандидаты) арасыннан сайлап алдылар. Шуларның 40 ы финалга чыкты.
    Табигать фәннәре номинациясендә иң яхшы яшь галим булып якташыбыз, биология фәннәре кандидаты, КФУның фундаменталь медицина һәм биология институты фәнни хезмәткәре Алсу Җамалиева танылды. Бүгенге көндә ул Парижда стажировка үтә. Шуңа да котлауларны сеңлесе Дилбәр кабул итте.
    Алсу Җамалиева Балык бистәсе 2 нче мәктәбендә укыганда ук республика күләмендәге олимпиадаларда призлы урыннар ала. Казан дәүләт университетының биология факультетында укыганда ныклап торып фән белән шөгыльләнә башлый. Иң яхшы фәнни хезмәт өчен Энгельгардт премиясенә лаек була. "Умник" яшьләр фәнни инновацион конкурсында җиңү яулый. "Алгарыш" яшь галимнәргә дәүләт ярдәме күрсәтү программасында җиңеп чит илгә стажировкага бару хокукы ала. Алсуның 15 фәнни мәкаләсе дәрәҗәле чит ил журналларында басыла. Ул "Симбиоз" халыкара конференциясендә беренче урынга лаек була. Аның ачышларына Россия Федерациясе патенты бар. 2010 елда ул диссертациясен уңышлы яклап биология фәннәре кандидаты исемен ала. Алсу Җамалиеваның фәндәге казанышлары чит илләрдә югары бәяләнә. Ул Германиядә, Турциядә стажировкалар уза. Бүгенге көндә Парижның бер күренекле университетында фәнни эзләнүләрен дәвам итә.
    Париждан Алсу Җамалиева: "Эшчәнлегемне шулай югары бәяләүләренә мин шат, әлбәттә. Галим дип аталу үзе үк югары дәрәҗә инде. Мин фәнни җитәкчеләрем-биология фәннәре докторы Равил Фәрхуллинга, профессор Диләрә Ишмөхәммәтовага чиксез рәхмәтлемен. Катлаулы, әмма бик кызыклы фән дөньясына алар юл күрсәтте. Бу шатлыклы көнемдә әти-әниемә, сеңлемә рәхмәт белдерәсем килә. Алар минем һәр башлангычымны хупладылар, терәк булдылар. Минем хәзерге фәнни проектым квант нокталары нигезендә наносенсорлар тудыруга юнәлдерелгән. Мондый наносенсорлар киләчәктә иммунологик диагностикада, ген инженериясендә, вируслы шеш күзәнәкләрен маркировкалауда, шулай ук медицинада кулланырга мөмкин булачак. Фәнгә хезмәт итүне сайлаган яшь галимнәргә инглиз телен ныклап өйрәнергә киңәш итәм. Халыкара фәнни дөньяда интеграцияләнү яхшы күрсәткечләргә ирешергә мөмкинлек бирә".
    Фән күгендә якты йолдыз булып кабынган якташыбызга яңа ачышлар, яңа уңышлар телибез.
    Рәсемдә: Алсу Җамалиева.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: