«Ел укытучысы-2012»

Республикабызның "Мәгариф" милли проекты кысаларына нигезләнеп үткәрелә торган "Ел укытучысы" конкурсы педагогларның иҗади эшчәнлеген үстерүгә һәм инновацион технологияләр белән эшләүне киңрәк яктыртуга юнәлтелгән.
Педагогларның иҗади потенциалын ачу, аларның профессиональ осталыгын камилләштерү һәм тәҗрибә уртаклашуны максат итеп алган әлеге конкурс районыбызда 10 февральдә үтте.
Мәктәпләрне, педагогик коллективларның эшчәнлеген һәрдаим күз уңында тоткан район мәгариф бүлеге башлыгы Илсур Мансур улы Садыйков бәйге ачылышында конкурсантларга үзенең хәер-фатыйхасын бирде, уңышлар теләде.
- Бу конкурс педагогик хезмәткәрләрнең белем бирү өлкәсендә ачылмаган мөмкинлекләрен дә барлау. Финалга килүчеләр иң лаеклылар, көчлеләр. Шуңа күрә һәркайсыгызга да уңышлар, шатлыклар юлдаш булсын, - диде ул.
Бәйге иң элек мәктәпләрдә, аннан Котлы Бөкәш зонасында уздырылган. Анда катнашкан 16 укытучы арасыннан иң-иңнәре шактый ураулы юллар аша сыналып шушы конкурска килгәннәр. Финалга Балык бистәсе гимназиясеннән рус теле укытучысы Лариса Крюкова, инглиз теле укытучысы Гүзәл Хәйретдинова, география укытучысы Людмила Хәбибуллина, башлангыч сыйныф укытучысы Идалия Минневәлиева, Шомбыт мәктәбенең география укытучысы Лилия Моталлапова, Олы Кульга мәктәбенең инглиз теле укытучысы Илзирә Кадыйрова, Каз. Чаллы мәктәбенең математика укытучысы Петр Степанов узды. "Мастер-класс"та алар үзләренең киң аудитория белән үзара элемтә урнаштырудагы осталыкларын күрсәттеләр, ә "Сыйныф сәгате"ндә укучылар белән алар өчен мөһим булган мәсьәләләрне импровизация рәвешендә фикерләделәр. Гадел, мәртәбәле жюри исә һәр эшне энә күзеннән үткәрде.
Укытучы һәрдаим белемен күтәрү өстендә эшли, бу аның дәресләрендә дә ачык чагыла. Заман белән бергә атлап, инновацион технологияләрне кулланып эшләү үзенең уңай нәтиҗәләрен дә бирми калмый әлбәттә. Мәктәпләрдә уздырылган ачык дәресләр, фән олимпиадалары, бәйгеләрдә укучы үзенең үзләштергән белемен ныгыта, чарлый. Укытучының да маңгай тире түгеп куйган хезмәте бәяләнә анда. "Ел укытучысы" конкурсына килгән мөгаллимнәрнең дә һәркайсы укыту өлкәсендә шактый тәҗрибә туплаганнар.
Әлбәттә, һәр конкурсның җиңүчесе була. Аны билгеләү жюрига шактый кыен булса да, куелган баллның өстенлеге Шомбыт мәктәбе укытучысы Лилия Моталлаповада иде. Икенче урынга гимназиядән Лариса Крюкова, ә махсус призларга Гүзәл Хәйретдинова белән Каз. Чаллыдан Петр Степанов лаек булды.
Конкурста катнашучыларга, җиңүчеләргә район мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Бу көнне һәркем үз алдына куйган максатына иреште дисәм ялгыш булмас. Чөнки бәйгедә тамашачы буларак катнашкан яшь укытучыларга да үзләренә алырлык матур эш үрнәкләре күп иде. Мөгаллимнәребезнең куйган хезмәтенә, конкурста алган бәяләмәләренә, тырышлыкларына "Афәрин!" диясе һәм киләчәктә дә олы уңышлар телисе килә.
Рәсемдә: конкурс җиңүче Лилия Моталлапова
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 март 2021 - 10:29Олы Елга авылында яшәүче Минниса Шәйхетдинованы котладылар Район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова Олы Елга авылында яшәүче Минниса Шәйхетдинова янында булып кайтты.7300
-
5 март 2021 - 09:19Әй, шофер, тот рульне туры! “ Авыл офыклары” редакциясе күптән түгел үзенең социаль челтәрләрендә оештырган “Иң яхшы таксист” бәйгесенә йомгак ясады. Нәтиҗә халык биргән тавышка карап билгеләнде. Бәйгенең җиңүчесе Мансур Мифтахов булды.11500
-
5 март 2021 - 09:15Любовь Бәдертдинова: «Ана дигән бөек исемгә ирешәсе иде» Хатын-кыз күңеленә мәхәббәт, гүзәллек, йомшаклык, иң көчле Ана хисләре дә, гаилә учагы җылысы да сыйган.19500
-
5 март 2021 - 08:53Балык Бистәсендә прививка капаниясе дәвам итә Район поликлиникасында коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясау дәвам итә.7300
-
5 март 2021 - 08:48Балык Бистәсенең хастаханәсендә яңа җитәкче Динар Рамил улы Гаязов Балык Бистәсе район үзәк хастаханәсенә баш табиб итеп билгеләнде.31100
-
5 март 2021 - 08:43Балык Бистәсе районының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсендә очрашу булды 8 Март бәйрәме алдыннан Балык Бистәсе муниципаль районының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсенең чираттагы очрашуы булды.7900
-
5 март 2021 - 08:41Луиза Ананьева : "Яз бәйрәме шатлык өстәсен " Көннәр язга карый башлады. Кояш җылылыгы тирә-юньне генә түгел, җанны да җылытырлык.7500
-
5 март 2021 - 08:38Илдар Таҗетдинов гүзәл затларыбызны бәйрәм белән котлый 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне – иң якты, матур бәйрәмнәрнең берсе.6600
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.90600
-
4 март 2021 - 11:17Май белән кер юу серен беләсезме? Пычрак тастымалларны майлы суга салып, берничә сәгать җебетергә кирәк7900
-
4 март 2021 - 11:058 мартка иң начар бүләк нинди? Шкафта тузан җыеп ятачак әйбер бүләк итмәгез.9000
-
4 март 2021 - 08:40Сукмак (хикәя) Күр әле, бакча почмагындагы алмагач ап-ак бүрек кигән. Ул бүрекнең як-якка салынып төшкән колакчыннары әкияти дәү кошның ак канатлары диярсең...8700
-
3 март 2021 - 09:28Галия Зыятдинова: " Рәхмәт сезгә ак халатлы фәрештәләр." Саклык чараларын куллансам да авырып киттем.11400
-
5 март 2021 - 10:34Олы Елга авылында яшәүче Минниса Шәйхетдинованы котладылар
-
5 март 2021 - 10:26"Авыл офыклары "редакциясе "Халык жәүһәрләре” бәйгесен ачып җибәрә 🎤🎧
-
4 март 2021 - 11:32Балык Бистәсенең Күгәрчен авылында туып үскән Рабига апа Кадырова белән сугыш елларын барлыйбыз
-
3 март 2021 - 11:13«ВАЗ-2114» автомобиленә машина йөртүче таләп ителә. «ВАЗ-2114» автомобиленә машина йөртүче таләп ителә.7100
-
5 март 2021 - 10:29Олы Елга авылында яшәүче Минниса Шәйхетдинованы котладылар Район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова Олы Елга авылында яшәүче Минниса Шәйхетдинова янында булып кайтты.7300
-
5 март 2021 - 09:19Әй, шофер, тот рульне туры! “ Авыл офыклары” редакциясе күптән түгел үзенең социаль челтәрләрендә оештырган “Иң яхшы таксист” бәйгесенә йомгак ясады. Нәтиҗә халык биргән тавышка карап билгеләнде. Бәйгенең җиңүчесе Мансур Мифтахов булды.11500
-
5 март 2021 - 09:15Любовь Бәдертдинова: «Ана дигән бөек исемгә ирешәсе иде» Хатын-кыз күңеленә мәхәббәт, гүзәллек, йомшаклык, иң көчле Ана хисләре дә, гаилә учагы җылысы да сыйган.19500
-
5 март 2021 - 09:02“Кулон-Агро” җәмгыятендә сыер савучылар коллективы тату һәм бердәм “Кулон-Агро” җәмгыятендә сыер савучылар коллективы тату, бердәм булулары белән аерылып тора. “Аларның барысы да тырыш, эшчән һәм хезмәтләренә җаваплы.8400
-
5 март 2021 - 08:53Балык Бистәсендә прививка капаниясе дәвам итә Район поликлиникасында коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясау дәвам итә.7300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика