Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Әдәбият-сәнгатькә йөз тотып

    Узган атнада Күгәрчен урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты, җыр, рәсем сәнгате укытучыларының районкүләм семинары булып үтте.

    Укытуның традицион формаларын камилләштерү һәм укыту-тәрбия эшенең нәтиҗәлелеген үстерү буенча хәзерге заман технологияләрен кулланып, уңышлы эшләп килгән Күгәрчен мәктәбенең башка авыл мәктәпләренә өлге итеп куярлык яклары да бар. Шуңа күрә семинарның биредә үтүе дә очраклылык түгел. Бердәм, һәрдаим эзләнүчән, үсешкә омтылган педагогик коллектив тупланган биредә.
    Семинарда катнашучыларга берничә ачык дәрес тәкъдим ителде. Гөлүсә Иминованың 9 сыйныф укучылары белән татар теленнән үткәрелгән дәресе дәүләт йомгаклау аттестациясенә (ГИА) әзерлеккә багышланган иде. Укучыларга инша язуның кыскача, әмма эчтәлеге ягыннан нигезле, төгәл булырга тиешлеге аңлатылды. Фәнне яхшы үзләштергән укучының имтиханнарда сынатмасына ышаныч зур, әлбәттә. Ә менә 8-10 сыйныфларда үткән әдәбият дәресендә (укытучысы Тәнзилә Закирова) төп тема итеп "Яшь шагыйрьләр иҗатында туган як, мәхәббәт" темасы алынган. Биредә беренче карашка ук укучыларның сәнгатьле укуы, матур, дөрес дикциясе игътибарны җәлеп итте, әдәбиятка, шигърияткә омтылыш сиземләнде. Укучылар шагыйрьләр иҗатын тирәнтен өйрәнгәннәр, туган якка мәхәббәт белән сугарылган, сөю-яратулы шигырьләрдән утлы ялкын булып наз бөркелде. Энҗе Мөхәммәтҗанова, Айзилә Галимова, Алмаз Сафин кебек каләм тибрәтүче укучыларның шигъри тәлгәшләре исә дәресне тагын да баетты, күңелләргә рухи җылылык өстәде.
    Мәктәптә шулай ук музыка, рәсем сәнгатен үстерүгә дә зур әһәмият бирелә. Монысын исә Гөлнур Гыйниятуллина, Гөлназ Садыйкова үткәргән рәсем, Фирдәвес Мөбәрәкшина әзерләгән җыр дәресләреннән дә күрергә була иде. Үз эшләренә ихлас бирелгән педагоглар укучыларда сәнгатькә карата мәхәббәт, матурлык уята белгәннәр. Болары дәрес барышында ачык чагылды. "Сәнгатьнең балаларны эстетик һәм әхлакый яктан тәрбияләүдә көче гаять зур"-иңнәрендә дистәләрчә хезмәт стажы булган мөгаллимәләр сүзе белән килешмәү мөмкин дә түгел шул.
    Соңыннан семинарда катнашучылар үтелгән дәресләргә карата үз фикерләрен белдерделәр, анализладылар. Сыйныфтан тыш чарада Фирдәвес Мөбәрәкшина әзерләгән "Рөстәм Яхин-классик композитор. Яшәү гимны" дигән музыкаль композиция да һәркем күңеленә хуш килде.
    Семинарда катнашкан район мәгариф бүлеге методистлары Ильвера Касыймова белән Фәрвәз Зәйнуллинаның укытучылар хезмәтенә, ачык дәресләргә карата бәяләмәсе югары иде.
    -Биредә башка мәктәпләргә алыр үрнәкләр дә күп булды. Дәресләрдә төрле методик алымнар киң кулланыла. Укытучы дәреслекләр белән генә чикләнми, эзләнә, иҗади эшли. Боларның һәммәсе дә дәрес барышында чагылыш тапты,-диде алар.
    Әйе, мәгариф бүлеге тарафыннан оештырылган гамәли семинарларда үрнәк эш тәҗрибәләре туплана, фикер алышына, бәяләнә. Күгәрчен мәктәбендәге әлеге семинарны да уңышлы үтте дияргә нигез бар. Сәнгатьне яраткан, ана телен тирәнтен үзләштергән баланың киләчәктә дә максатына ирешәсенә, үз кыйбласына тугры калачагына өмет зур.
    ФИРДӘВЕС МӨБӘРӘКШИНА АЧЫК ДӘРЕС ҮТКӘРӘ.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: