Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Бүген Балык Бистәсе укытучыларының кышкы спартакиадасына старт бирелде-Фото

    Бүген иртәнге сәгатьләрдә Кама буеның ял мәйданчыгында район укытучыларының кышкы спартакидасы башланып китте.

    Спортчы укытучыларны бу чара уңаеннан район башлыгы урынбасары Илнур Ибраһимов белән район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков сәламләделәр. Спартакиада чаңгычылар бәйгесе белән ачылды. Анда берничә дистәләгән укытучы катнашты. Ярышлар ир-егетләр, хатын-кызлар арасында шәхси беренчелек өчен барса, аннан мәктәпләрнең командалары эстафетада көч сынаштылар. Хатын-кызлар арасында (фотода) " Радуга" балалар бакчасы мөдире Мөслимә Равзутдинова беренче булып килде. Ир- ат укытучылар арасында, инде беренче тапкыр гына җиңүләре түгел, Күгәрчен мәктәбе директоры Марсель Мингарипов һәм Ямаш мәктәбе директоры Алмаз Багавиев (фотода икесе бергә) беренче, икенче урыннарны бүлештеләр. " Дельфин" сәламәтләндерү үзәгендә укытучыларыбыз спортның тагын унга якын төрендә көч сынаштылар. Район укытучырының кышкы спартакиадасы, аның җинүчеләре хакында газетабыз битләрендә таныша алырсыз.

    Вазыйх Фатыйхов.

    1 призер- Мөслимә Равзутдинова

    Марсел Мингарипов белән Алмаз Багавиев беренче - икенче урыннарны бүлештеләр

    Автор фотолары.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: