Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Бүген Балык Бистәсе икенче номерлы мәктәбендә “Чыршы бәйрәме” узды

    Бүген Балык Бистәсе икенче номерлы мәктәбендә икенче А, Б, В сыйныфларның "Чыршы бәйрәме" булды.

    Балалар матурдан-матур күлмәкләр, әкият геройлары киемнәреннән киенеп килгәннәр. Барысының йөзендә шатлыклы елмаю балкый иде. Түземсезләнеп Кыш бабай белән Кар кызы килүен көтте алар. Бәйрәмгә иң беренче кар кызы килде. Аңа клоуннар, убырлы карчык та ияргән иде. Аннан соң барысында шаккатырып Санта Клаус килеп керде. Чит телдә сөйләшә үзе. Укучылар да аптырап калмады, инглиз телендә җаваплар биреп, җыр да башкардылар. Татарча сөйләшүче Кыш бабай да килде. Ул уеннар уйнатты. Аннан соң көтеп алынган Кыш бабай да күренде.

    Уйнап, шаярып күңел ачканнан соң, сүзне тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Чулпан Нәбиуллинага бирделәр. Ул конкурсларда җиңү яулаган сыйныфларны атап үтте, бу ярты еллыкны бишле билгеләренә тәмамлаучыларны исемнәрен әйтеп сәхнәгә чакырды. Аларны алкошларга күмделәр. Чулпан Нәбиуллина барысында Яңа ел белән котлады. Бәйрәм ахырында балалар Кыш бабай белән истәлеккә фотога төштеләр.

    Реклама

    Гөлназ Зарипова.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: