Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • "Березка" балалар бакчасында нәниләр 8 март бәйрәме үткәрделәр (ФОТО)

    "Березкада" 8 март бәйрәме.

    Бүген "Березка" балалар бакчасында кечкенә төркем белән 8 март бәйрәменә багышлап кичә уздырдылар. Балалар уеннарда катнаштылар, биеделәр-җырладылар.Үзләре әле кечкенә булсалар да шигырьләрне дә яттан матур итеп сөйләделәр. Курчак белән театрләштерелгән әкиятне бик кызыксынып карадылар, кул чаптылар. Сөңыннан үзләре нәни куллары белән ясаган открыткаларны әниләренә бүләк иттеләр.

    -Тәрбиячеләре Гөлназ Әхмәдиева һәм Елена Рәхматуллина бәйрәмне күңелле оештырдылар. Балалар да югалып калмады. Минем кыз бәйрәмнәрне бик ярата. Матур күлмәк киям, дип сайлана. Әнә бүген дә чын күңелдән биеп, җырлап йөрде,-ди Ралинәнең әнисе Ильмира Мөхәммәтҗанова баласы белән горурланып.

    Ильмира Мөхәммәтҗанова фотолары.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: