Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Беренче-өченче сыйныф укычылары өстәл теннисы уеннары буенча ярышта катнаштылар

    "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексында Балык бистәсе 2 мәктәбе, гимназиясе һәм Күгәрчен мәктәбенең 1-3 сыйныф укучылары арасында өстәл теннисы буенча турнир булып узды. Кызлар арсында гимназиядән Ризәлә Хәлилова, малайлар арасында Күгәрченнән Ильназ Зәйнуллин беренче урыннарны яуладылар. Командалар исәбендә Балык бистәсе гимназиясе командасы җиңү яулады.

    Призерларга шәхси эшмәкәр Наталья Яруллина әзерләгән призлар тапшырылды.

    Фото yandex.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: