Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • БДИда тагын үзгәрешләр

    Быел бердәм дәүләт имтиханын оештыруда төп яңалык - математика буенча имтиханның ике төрдә булуында. Ул база һәм профильле төрләргә бүленә. Беренчесе мәктәпне тәмамлаучыларга аттестат алу өчен кирәк булса, икенчесе математика буенча имтихан нәтиҗәләре исәпкә алына торган юнәлеш буенча укырга керергә теләүчеләргә. Димәк, соңгылары БДИның профильле дәрәҗәсен сайларга тиеш була. Бүген...

    Әлеге өлкәдә тагын бер яңалык: хәзер БДИны алдан һәм төп дулкында бирүчеләр гаризаны 1 февральгә кадәр тапшырырга тиешләр (моңа кадәр 1 мартка кадәр иде). БДИны алдан тапшыру этабы март-апрель, төп этап исә май-июнь айларына билгеләнгән. Имтиханны тапшыра алмаган укучылар сентябрьдә махсуслашкан үзәкләрдә БДИны яңадан биреп карау мөмкинлегенә ия булачак.


    Тагын бер яңалык мәктәпләргә иншаның кире кайтарылуында булды. Шунсыз хәзер БДИ тапшыруга рөхсәт бирелми. Узган елның 3 декабрендә укучылар русча йомгаклау иншасы язды. Аның нәтиҗәләренә килгәндә, укучыларның 50 проценты иншаны сугыш, 20 проценты исә мәхәббәт темасына язган.
    Министр БДИга бәйле курку киртәләреннән арынырга кирәк дип тә белдерә.

    - Без 1 нче сыйныфтан башлап укучының мәктәптә бирелгән белемне ни рәвешле үзләштерүен белергә тиеш. Шуңа укучыларның белем дәрәҗәсен тикшерүнең беренче этабы башлангыч мәктәпне тәмамлагач (4 нче сыйныфтан соң), икенче этабы төп мәктәпне тәмамлагач (9 нчы сыйныфтан соң) һәм соңгысы 11 нче сыйныфны тәмамлаганнан соң БДИ рәвешендә булырга тиеш, - дип сөйләде министр Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта.
    Быел 11 нче сыйныфны 18 701 бала тәмамлаячак. Имтихан алу пунктлары былтыргыдан кимрәк - 96 булачак. Видеотрансляцияләр алып барылган аудиторияләр санын исә 80 процентка җиткерү ниятләнә.

    Сүз уңаеннан: Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте вузларның укыган өчен түләү кагыйдәләрен үтәвенә контрольне көчәйткән, дип яза «Новости» РМА. «Россиядә мәгариф турында»гы закон нигезендә Россия вузлары укыган өчен түләүне бары рубльләрдә генә билгели ала. Шул ук вакытта вуз бөтен уку вакытына студентлар белән төзелгән килешүләрдә бәяне үзгәртә алмый, бары инфляция дәрәҗәсендә индексацияләргә генә мөмкин. Әйтүләренчә, кайбер Россия вузлары уку өчен түләүне утыз процентка күтәрергә дә өлгергән, түләүне дә доллар белән куйганнар. Татарстанда бу хәл әлегә күзәтелми. Студентлар иске бәяләрдән укуларын дәвам итәл

    Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов әйтүенчә, чит тел буенча имтиханнан югары балл алырга өметләнүче укучыларга БДИны язмача гына түгел, телдән дә тапшыру мөмкинлеге туачак, моңарчы аны бары тик язмача гына бирергә була иде. Имтиханның язмача өлеше 80, телдән булганы 20 баллга кадәр бәяләнә. Министр сүзләренчә, 2014 елның ноябрендә имтиханның телдән булган өлеше сынап каралган, әмма нәтиҗәләр әллә ни мактанырлык түгел. 20 баллдан инглиз һәм алман телләре буенча уртача балл 13 баллга, француз теле буенча 17 баллга тигез.

    Чыганак " Шәһри Казан"

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: