Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балык бистәсеннән китмичә дә һөнәр алып була

    Үзебезнекен яхшырак саныйбыз

    Авыл җирләрендә булганда бик күпләр безгә үз районыбызда эшләүче агротехник техникум хакында сөйләвебезне сорыйлар.

    Күп санлы газета укучыларыбыздан да бу фикерне еш ишетергә туры килә. Шуны истә тотып әлеге уку йортына юл тоттык. Һөнәри училище статусы белән тарихта онытылмаслык эзен калдырды ул. Биредә районыбыздан гына түгел, хәтта күрше төбәкләрдән килеп бик күпләр белем алган. Быел ул үзенең 60 еллык олы юбилеен билгеләп үтәргә җыена. Заман белән бергә бу уку йорты да шактый олы үзгәрешләр кичергән. Әле хәзер дә монда авыл хуҗалыгы тармакларында эшләү өчен белгечләр әзерләү уңышлы дәвам итә. Ә уку йортында төпле белем алу өчен нинди мөмкинлекләр бар соң? Читтән килеп укучыларга шартлар тудырылганмы? Менә шуларга төгәл җавап ишетү уе белән техникум директоры Васил Төхвәтуллин бүлмәсенә үттек. Эше күп булуыннан карамастан, ул кыскача гына уку йортының перспектив үсеше, укыту процессындагы яңалыклар турында сөйләде. Барысын да үз күзләрең белән күрү яхшырак дип, җитәкче техникум буенча сәяхәт кылырга тәкъдим иткәч, теләп риза булдым. Элеккеге уку йортындагы кебек техника нигезләрен, авылда хуҗалыгы машиналар төзелешен, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча хәзер төрле плакатлар, макетлар да кирәк түгел.

    Идрис Аметов.

    Бу язманы газетабыздан укый аласыз.

    Фото редакция архивыннан алынды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: