Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Бүген Балык Бистәсендә яңа балалар бакчасы ачылды-Фотолар

    Яңа ел бәйрәме алдыннан Балык Бистәсе 2нче мәктәбе янәшәсендә заманча итеп эшләнгән балалар бакчасы ачылуы күп яшь гаиләләр өчен көтелмәгән бүләк булды.

    Чөнки бик күп әниләргә нәниләрен ышанычлы кулда калдырып эшкә чыгу мөмкинлеге туды.

    "Йолдыз" бакчасын ачу тантанасында муниципаль район башлыгы Илхам Вәлиев тә чын күңеленнән сөенүен белдерде, балалар бакчасындагы шартлар белән танышып , киләчәктә планнары һәм борчыган мәсәләләр турында сораштырды.

    Йолдызлыларның куанычлары белән уртаклашырга биредә йөрүче нәниләрнең әти-әниләре белән бергә, район үзәгендәге "Аюкай", "Каенкай", "Бәләкәч" бакчаларыннан да бик күп кунаклар килгән иделәр.

    Аларның барысы да берсеннән берсе матур җыр- биюләр белән чыгыш ясадылар. Әлбәттә инде балаларын бакчага урнаштырырга озак еллар дәвамында чират торган әниләр дә җитәкчеләргә олы рәхмәтләрен белдереп якынлашып килүче Яңа Ел бәйрәме белән тәбрикләделәр.

    Бүгенгесе көнне әлеге яңа бакчада тотрыклы эш урыннарын тапкан 25 хезмәткәр өчен дә икеләтә куаныч булды бу. Алар беравыздан диярлек бу бакча өчен сөенеп: "Бакча безгә үз өебез кебек кадерле, киләчәктә берүк исән-имин, хәвеф-хәтәрсез эшләргә язсын ," диделәр.

    Соңыннан балалар һәм килгән кунаклар бергәләшеп фотосүрәткә төштеләр.

    Идрис Аметов.

    Автор фотолары.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: