Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балык бистәсе мәктәпләрендә кышкы каникуллар алдыннан профилактик әнгәмәләр үткәрелде

    Кышкы каникуллар алдыннан Балык бистәсе эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эше буенча һәм юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары район мәктәпләрендә укучылар белән профилактик әңгәмәләр үткәрәләр.

    Алар нигездә, балаларга әти-әниләреннән башка кичке 22.00 сәгатьтән соң урамнарда, җәмәгать урыннарында йөрүне тыя торган закон таләпләрен, юлларда, урамнарда йөрү кагыйдәләрен тагын бер кат исләренә төшерәләр. Мондый очрашулар район үзәге мәктәпләрендә, агротехник техникумда уздырылды инде. Авыл мәктәпләрендә дә шундый әңгәмәләр үткәреләчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: