Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балык бистәсе икенче мәктәбендә тәрбия эшенә багышланган семинар булды

    Анда мәктәп директорларының тәрбия эше буенча урынбасарлары, сыйныф җитәкчеләре катнашты. Семинар мәктәптә сыйныфтан тыш эш формалары һәм ысулларына багышланды.

    Сыйныф җитәкчеләре тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, ачык сыйныф сәгатьләре, төрле темаларга чаралар күрсәттеләр. 5"б" ның "Йөзгә-бер" уены, 6 "б"ның "Дуслыкта көч", 1 "в"ның «Сәламәтлек иленә сәяхәт» сыйныф сәгатьләре югары методик дәрәҗәдә әзерләнгәннәр иде. Алар зур тәрбияви әһәмияткә ия булулары белән аерылып тордылар.
    Мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Нияз Шәйхетдинов семинарга зур бәя бирде. Аны оештыручы Балык бистәсе икенче мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Чулпан Нәбиуллинага, дәресләр күрсәткән сыйныф җитәкчеләренә рәхмәтен белдерде.
    Бу семинарда катнашкан һәр укытучы күңелендә сыйныфтан тыш эшне оештыру буенча яңа идеялар тугандыр мөгаен. Аларны үз мәктәпләрендә тормышка ашырырлар әлбәттә.
    Семинар "Биюләр шоу"ы призерлары чыгышы белән тәмамланды.
    Гөлназ Нуриева.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: