Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балык Бистәсе гимназиясенең 10 сыйныф укучысы Алия Хабибуллина балалар хокукларын яклау өлкәсенәдә ярдәмче итеп билгеләнде

    Узган ел ахырында " Балалар кабул итүе" республикакүләм проекты гамәлгә кертелде. Рәсәй күләмендә бу беренче аналогы булмаган проект.

    Ул Татарстанда яшәүче балаларның, яшүсмерләрнең законлы хокукын яклау, аларга кагылышлы законнарның үтәлешен тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Әлеге проектның членнары бала хокукын яклау буенча вәкаләтле вәкилләренең ярдәмчеләре статусына ия булалар.Аларның җирлекләрдәге төп бурычы- җәмәгатьчелектә балаларны яклау өлкәсенә кагылышлы аңлату эшләре алып бару һәм бу мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итү. Районыбызда әлеге дәрәҗәле вазыйфага Балык Бистәсе гимназиясенең 10 сыйныф укучысы Алия Хабибуллина билгеләнде. Алия газетабызның да иң актив хәбәрчеләреннән берсе. Котлыйбыз, җәмәгать эшеңдә дә уңышлар телибез!
    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: хокук
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: