Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балаларның җәйге ялы игътибар үзәгендә

    Балаларга ныклы белем бирү белән беррәттән, аларның сәламәтлекләрен саклау район мәгарифенең алгарышлы бурычы булып тора. Бу җәһәттән, балаларның җәйге ялын оештыруга һәр елдагыча зур игътибар бирелә.

    19 мәктәптә җәйге сәламәтләндерү лагерьлары оештырыла. Аларда барлыгы 600 бала ял итәчәк. Олы Елга мәктәбе базасында урнашкан "Сәйлән" стационар лагере укучыларның яраткан ял урынына әверелде. Ул быел 15 июльдән 60 баланы кабул итәчәк. Табигать кочагында ял итәргә яратучыларны Бәткедәге "Надежда" палаткалы лагеры көтә. Анда ике сменда 90 бала сәламәтлекләрен ныгыта алачак. 10 мәктәптә хезмәт һәм ял лагерьлары оештыру күздә тотыла. Аларга 200 бала йөриячәк.
    Республика күләмендәге профильле "Эрудит" лагеры бик кызыклы юнәлешләр (иҗади, бизнес проектлар) тәкъдим итә. Болардан тыш Крымның "Мирас", "Яшь физиклар", Анападагы "Витязево", Туапсе шәһәрендәге "Солнышко", "Черноморец" лагерьларында ял итү мөмкинлеге бар.
    Балалар иҗат үзәге, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, балалар сәнгать мәктәбе, социаль яклау бүлекләре каршында балалар мәйданчыклары оештыру да күздә тотыла. 50 баланы район мәшгульлек үзәге аша эшкә урнаштыру да планлаштырыла икән.
    Узган атнада мәгариф бүлеге начальнигының тәрбия эшләре буенча урынбасары Нияз Шәйхетдинов җитәкчелегендәге махсус комиссия җәйге лагерьларның әзерлеген тикшерде. Гомумән алганда, мәктәпләр балаларны кабул итәргә яхшы әзерләнгәннәр. Балаларның ялларын файдалы, күңелле итеп уздыру, тәмле итеп тукландыру өчен барлык шартлар тудырылган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: