Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Асыл сыйфатларга бай күңел

    Юныс һәм Хәтимә Сәләхиевлар гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килгән Нәкыйф тырыш, хезмәт сөючән гаиләдә үсә, яхшы тәрбия ала. Котлы Бөкәш урта мәктәбендә тырышып укый, пионер, комсомол тормышы белән янып яши. Мәктәпне медаль белән тәмамлагач Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә. Студент еллары аның күңелендә якты хатирәләр калдыра....

    Юныс һәм Хәтимә Сәләхиевлар гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килгән Нәкыйф тырыш, хезмәт сөючән гаиләдә үсә, яхшы тәрбия ала. Котлы Бөкәш урта мәктәбендә тырышып укый, пионер, комсомол тормышы белән янып яши. Мәктәпне медаль белән тәмамлагач Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә. Студент еллары аның күңелендә якты хатирәләр калдыра. 1 курсны тәмамлаганнан соң армия хезмәтенә алына. Аннан кайткач, укуын дәвам иттерә. Югары уку йортында ул җәмәгать эшләрендә актив катнаша, староста, профсоюз, комсомол секретаре, әдәби-музыкаль кичәләрне алып баручы, җырчы, биюче дә Нәкыйф Апас районы кызы белән очраша. Нәкыйф белән Рүзиянең серләре уртак була. Укуны тәмамлагач, алар бергә Котлы Бөкәш авылына кайталар һәм матур гаилә корып җибәрәләр. Нәкыйф тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазифасын башкарса, тормыш иптәше Рүзия физика фәненнән белем бирә.
    Ә 1991 елдан Нәкыйф Сәләхиев мәктәп коллективын җитәкли. Араларында аны укыткан мөгаллимнәр дә байтак. Тирән белемле, тырыш, башлаган эшен ахырынача җиткерүче, энергияле җитәкче педколлективның заман таләпләре югарылыгында эшләвенә ирешә. Аның кул астында эшләүче укытучылар ел саен диярлек, республика һәм район күләмендә оештырылган конкурсларда, бәйгеләрдә катнашып, зур уңышлар яулыйлар. Коллективның нәтиҗәле эшен фәннәр буенча үткәрелгән олимпиада нәтиҗәләре дә дәлилли.
    Аның эш сөючәнлегенә сокланмый мөмкин түгел. 2007 нче елда "Ел ир-аты" исеменә лаек булуы, район хакимияте башлыгының Рәхмәт хаты, күпләгән Россия һәм Татарстан Министрлыклары грамоталары белән бүләкләнүе дә аның тынгысыз хезмәт нәтиҗәсе. 2007 нче елда ул җитәкләгән мәктәп грант отып 1 миллион сум күләмендә акча алуга иреште. Бүгенге көндә ул районыбызда директорлар советы рәисе, әйдәп баручы җитәкче. Балаларны яраткан, алар белән тиз уртак тел тапкан, эшкә күңелен биргән җитәкчене, укытучылар коллективы да, әти-әниләр дә үз итә. Чөнки ул һәрвакыт ачык йөзле, шат күңелле, оптимист рухта кала белә.
    Дәрәҗәле эшенә карамас¬тан, ул- тыйнак кеше. Эшендә-гадел, намуслы, оста җитәкче, өендә дә уңган ир, яхшы әти. Бер-артлы дөньяга килгән өч улы да әти-әниләре һөнәрен сайлаганнар.
    Шушы көннәрдә җитәкчебезнең илле яшьлек юбилее . Ир-егет кеше өчен илле яшь-гомер уртасы, диләр бит. Менә шул яшьтә кешенең тормыш тәҗрибәсе туплап, гомере буена яраткан һөнәренә тугрылыклы булып, эшләгән эшләренә нәтиҗә ясар чак җиткәнлеге аңлашыла. Язмышына бик рәхмәтле хәлдә, тормышыннан ямь, хезмәтеннән тәм табып яши белгән олы җанлы фидакарь җитәкче ул.
    Гөлфия Гайсина,
    Рузидә Гатауллина.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: