Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Дәрестә Америка галиме

    Олы Елга урта мәктәбенең булачак яшь фермерлары Мәскәүдә үткән "Алтын көз" Бөтенрәсәй күргәзмәсендә катнашып алтын медальгә ия булдылар.

    Республикабызда беренчеләрдән булып биредә яшь фермер мәктәбе эшләве күпләргә мәгълүм. Булачак яшь фермерлар Инсаф Мингалиев белән Айгөл Кәбированың авыл хуҗалыгын үстерүдә үз бизнеслары турында чыгыш ясаулары Америка профессоры Карлос С. Диас әфәндедә тирән тәэсир калдырган. Ә ул бүген бөтен дөнья илләренең яртысыннан артыгын сугару системасы җиһазлары белән тәэмин итүче Зененгер компаниясендә региональ менеджер хезмәтен башкара. Районыбызга әлеге компаниянең Рәсәйдәге вәкилләре белән килгәч ул иң элек мәктәп янындагы 3 гектар мәйданны биләгән бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш участогын карап танышты. Яхшы уңдырышлы кара балчыкны күреп чит ил кунагы монда эшләүнең нәтиҗәсе зур булачак, мөмкинлекләр күп дип, биредә үстереләчәк авыл хуҗалыгы культураларын эксперимент рәвешендә үстерүдә сугару системасы җиһазлары белән тәэмин итәргә вәгъдә итте. Аның өчен бакчаның тулы мәйданы системасын сызып алдылар. Билгеле инде, чит ил профессоры җирнең уңыш бирү үзенчәлекләре белән дә кызыксынды. Мәктәп директоры Нурислам Мингалиев алдан ук сизенгәндәй, күптән түгел генә мәктәп яны участогын анализлауны белгечләргә йөкләгән. Казан университеты галимнәре тарафыннан бакча туфрагы составы җентекләп тикшерелүен әйткәч Америка кунагының йөзе ачылып киткәндәй булды. Әнә шуңа булачак фермерлар эшчәнлеге белән алар җентекләп кызыксына башладылар. Мәктәп яны бакчасы белән танышып мәйданын, күләмен сызып алгач алар мәктәп яны остаханәсенә юл тоттылар. Биредә укучылар үз куллары белән агачтан һәм тимердән парта, өстәл-урындыклар ясыйлар икән. Товарлары районыбызның күп мәктәпләренә озатылган, ярминкәләрдә дә аларны халык теләп ала. Аннары барысы да мәктәп эченә урнашкан яшь умартачылар сыйныфларына үттеләр. Биредә бу катлаулы һөнәр серләрен теоретик өйрәнү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Алар практик күнекмәләрен видеотасмага төшереп алганнар. Кунаклар белән укучылар бергәләп шуларны күзәттеләр. Яшь фермерларга бу фән нечкәлекләрен гомере буена диярлек колхозда умартачы булып эшләгән Марат Мөбәрәкшин өйрәтә. Алар укучылар белән бергәләшеп корт оялары ясыйлар, аларны карау, тәрбияләү, дәвалау үзенчәлекләрен өйрәнәләр. Ә җәйге күнекмәне,булачак умартачылар мәктәп белән ике арада төзелгән килешү нигезендә, умартачы фермер Гафур Зарипов хуҗалыгында үтәләр. Анда барлык эш заман таләпләренә җавап бирә диләр алар. Чит ил кунагы бу һөнәр серләренә егетләр белән кызлар да кызыксынамы дип сорашты. Барысы да бергә өйрәнүләре хакында ишеткәч, күргәннәреннән канәгать калды.
    -Яшьләргә күп белергә омтылырга кирәк. Бигрәк тә чит телләрне өйрәнү үзенең уңай нәтиҗәләрен бирәчәк,-диде ул.
    Кунакларга йорт хуҗабикәсе бүлмәсендә дә бик ошады. Биредә бу катлаулы фән нигезләренә барлык эшне дә биш бармагы кебек белүче Алсу Хисаметдинова өйрәтә. Укучылар монда хуҗалыкны алып бару серләренә, тегү, чигү һәм аш-су хәзерләү кебек һөнәрләрне теләп үзләштерәләр. Дәрестә җитештерелгән өс киемнәре, эш бияләйләрен ярминкәләрдә саталар. Булачак яшь фермерларның хәтта дипломлы үз агрономнары да бар. Яшь белгеч Риф Хөснетдинов укучыларга җир эшкәртү, яшелчә, бәрәңге үстерү технологиясеннән тыш, автомобиль йөртү серләрен дә өйрәтә. Америка галиме шулай ук тормыш куркынычсызлыгы нигезләре, чит тел өйрәнү бүлмәләрендә һәм спортзалда да булды. Укучыларны бу фәннәрне ничек үзләштерүләре хакында сорашты. Кечкенә генә буйлы малайларның автоматны бик тиз сүтеп җыюларын күреп ир-егетләр бар эшне дә булдырырга тиеш, яшьтән үк хәзерләнеп чыныгу алып үсәргә, гомере буена сәламәт яшәү рәвешен үз итәргә кирәклеген дә әйтте. Шуннан соң кунаклар югары сыйныф укучылары белән ачык дәрестә катнаштылар. Биредә чыгарылыш сыйныф укучылар гамәли фәннәрдән дәүләт имтиханнары белән бергә үзләре сайлаган һөнәр төрләре буенча үз бизнес планнарын яклап чыгыш ясыйлар икән. Ул югары уку йортларында диплом яклау рәвешендә үтә. Америка профессоры алдында да укучылар җиңел автомашинага техник хезмәт күрсәтеп, аның куәтен арттыру, теплицада яшелчә үстерү һәм күркә ите җитештерүнең отышлы, файдалы тармак булуын раслап чыгыш ясадылар. Америка профессоры Карлос С. Диас әфәнде барысын да игътибар белән тыңлагач канәгать калып, үзенең яшьлек еллары хакында да сөйләп алды.
    Ул Чили шәһәре янәшәсендәге фермер гаиләсендә туып үскән. Балачактан диңгез биологиясе белгечлеге алырга хыялланса да әти-әнисе киңәшен тотып Сантьяго университетына укырга керә һәм анда агроном белгечлеген үзләштерә.Беркадәр фермерлык хуҗалыгында эшләгәч, Калифорния университетына юл тота. Тик биредә ул шактый гына кыенлыкларга очрый. Чилида испан телендә белем алуының яңа урында файдасы тими, аңа яңабаштан җентекләп инглиз телен өйрәнергә туры килә. Башта университет каршындагы көллияттә укый, аннары университетта уку өчен түләргә акча эшләү ниятеннән фермерда комбайнда эшли. Ашлык суктырган өчен аңа сәгатенә 2 доллар хезмәт хакы түлиләр. 3 ай дәвамында ул көненә 10 сәгать вакытын комбайн штурвалы артында үткәрә.
    -Мин бервакытта да бүгенге эшемне иртәгесе көнгә калдырмадым, көнлек норманы 110 процентка үтәргә гадәтләндем. Бу бик яхшы гадәт,-ди ул.
    Чит ил галиме укучыларның күпсанлы сорауларына да төпле җаваплар бирде, укучыларны үзләренә эшкә чакырды. Олы Елга мәктәбенең яшь фермерлары өчен очрашу тәэсирле һәм кызыклы үтте. Америка профессоры сугару технологиясенең кыйммәте хакында ассызыклады. Ул укучыларга бодай, кукуруз, бәрәңге үстерү серләре хакында аңлатты. Шулай ук балаларга банан, апельсин, манго үстерү серләре турында да сөйләде. Африка илләрендә майлы пальма, какао игү үзенчәлекләренә аңлатты. Бу файдалы очрашу дәвамлы булырга охшаган. Чөнки чит ил кунагы үзләрендә җитештерелә торган сугару җиһазларын республикабызда беренче буларак безнең районыбыз җирлегендә сынаячак, аны үзебезнең табигать шартларына яраклаштырып камилләштерергә исәп итә. Ә боларның барысы куллану тапса файдасы бермә-бер зур булыр дигән өметтә калыйк.

    мәктәп директоры Нурислам Мингалиев тәрҗемәче аша профессорга бакчада уңыш үстерү хакында сөйли.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: