Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Зифа укучылары белән очрашты

    Зифа Кадырова бер дә көтмәгәндә, уйламаганда әдәбият мәйданына килеп кереп,, кыска гына вакыт эчендә бик күп укучыларның мәхәббәтен яулап алырга өлгерде. Татар телендә укучы бөтен Россия халкы аның әсәрләрен бик җылы кабул итте. "Сагынырсың мин булмам", "Язмыш сынавы" китаплары 2009-2010 елларда "Иң күп укылучы китаплар" арасында икенче урынны яулады. Чөнки...

    Зифа Кадырова бер дә көтмәгәндә, уйламаганда әдәбият мәйданына килеп кереп,, кыска гына вакыт эчендә бик күп укучыларның мәхәббәтен яулап алырга өлгерде. Татар телендә укучы бөтен Россия халкы аның әсәрләрен бик җылы кабул итте.
    "Сагынырсың мин булмам", "Язмыш сынавы" китаплары 2009-2010 елларда "Иң күп укылучы китаплар" арасында икенче урынны яулады. Чөнки аның теле гади, аңлаешлы. Кайсы гына әсәрен алсак та сюжетларның байлыгы белән очрашасың. Китапны алуга ук укучыда кызыксыну уята. Әсәрләрендә хатын-кыз сабырлыгы, сынауларга дучар ителгән яралы язмышлар, шатлыгын да, газабын да үзенә сыендырган мәхәббәт чагыла. Аның әсәрләрен укый башлагач, укып бетермичә туктый алмыйсың, тормыш мәшәкатьләре, ашау да, йокы да онытыла.
    Күптән түгел әсәрләре аша бик күпләрнең күңеленә үтеп кергән Зифа Кадырова Балык бистәсе китап сөючеләре белән дә очрашуга килде. Аны бирегә якташыбыз, Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Яр Чаллы татар дәүләт драма театры директоры Рашат Фәйзерахманов алып кайтты. Ә бу чара үзәк китапханә хезмәткәре Фәүзия Хөсәенова башлангычында оешты.
    Зифа Кадырова очрашуга килүчеләргә үзенең иҗат серләре турында сөйләде, кызыксындырган сорауларына җавап бирде.
    "Мин кулыма каләмне моннан 7 ел элек, бары тик 48 яшемдә генә алдым. Иҗат кешене нинди генә авыр вакытлар булса да, коткара икән. Үземне-үзем кая куярга белмәгән, йоклап булмаган чакларда кулыма каләм алам.
    Мин Башкортстанның кечкенә генә гүзәл табигатьле авылында туып үстем. Мәктәпне тәмамлагач, Яр Чаллы шәһәренә эшкә килдем. Гомер буе төзелештә эшләдем. Ә соңгы 12 елда ир-атлар белән бергә электромонтажчы вазифасын башкардым, ягъни җир астында чыбыклар урнаштырып йөрдек. Көне буе урамда, табигатьтә эшләгәнгә күрә, мин урамда йөргән кешеләрне, аларның язмышларын күзәтә идем-монда бөтен нәрсә уч төбендәге кебек.
    Язасы геройларны әллә каян күктән аласы түгел. Алар безнең күз алдында, без алар белән очрашабыз, аралашабыз. Менә шул геройларны кәгазьгә бераз хис-тойгы биреп кертергә генә кирәк. Минем ул геройлар менә шулай җыелма образлар булып әсәрләремә килеп керделәр. Күрәсең, 48 ел буена күңелдә тулган хисләрне кәгазь битенә күчергәнмен. Мин 2 ай эчендә 540 битлек "Сагынырсың мин булмам" әсәрен язып бетердем. Бер битен дә ертып та, сызып та ташламадым. Күңелгә килә торды, яза тордым. Эштән кайтам да, утырып язарга тотынам.
    Сөмбел образы күңелемә һич тә көтмәгәндә килеп керде. Үзем язам, үзем менә шул кыз баланың тормышын ничек урнаштырырга, ничек бәхетсезлеккә баткан сазлыктан тартып чыгарырга дип уйлыйм.
    Китап басылып чыкканнан соң бер хат килде. Анда мондый сүзләр язылган иде: "Зифа апа, Сөмбел бүгенге көндә бик тә бәхетле микән? Бүген мин дә Сөмбел хәлендә. Нишләргә? Киңәш бирегез?"
    Мин җавап яздым: "Сине аңласа, әниең генә аңлар. Бүтәннәр тыңларлар, киңәшләрен бирерләр, ләкин сиңа ярдәмгә әниең генә килер.Аның белән аңлаш",-дидем. Бу кыз юкка чыкты. Аннары 3 айдан соң яңадан язды: "Зифа апа барысы да яхшы, без аңлаштык. Мин бәхетле. Рәхмәт Сезгә",-диде.
    Мин бу әсәрем белән бәхет өчен көрәшергә кирәк, кеше бүген бәхетсез булып йокларга ятып, иртәгә бәхетле булып уяна алмаганын аңлатырга теләдем.Безгә, электромонтажчыларга, эшкә чыгар алдыннан инструктаж үткәрәләр. Шул вакытта бер яшь кенә егетнең багана башына менгәндә токка тотылып үлүе турында сөйләделәр. Бу вакыйга мине бик тә тетрәндерде. Мин кайткан көнне үк шул турыда язарга утырдым. Китап чыккач, бер хатын: "Син минем язмышны каян белдең. Мин дә ирем үлгәч, акылдан язып, каберләр казып йөрдем",-диде.
    Ходай кешене я тормышның башында, я азагында сыный. Бер кеше дә тормыш юлын сынаусыз үтми. Кайберәүләр: "Фатыйманы нигә шулкадәр бәхетсез иттең?"-диләр. Мин аны бәхетсез димәс идем. Ул гомер буе йөрәгендә булган олы мәхәббәте белән канәгать булып яшәгән.
    Ә Рушаниягә язмыш тук, бөтен тормышта яшәгәндә, һич уйламаганда гына сынау китереп куя. Ул биек коймалардан чыгып хәерчелекне дә, бәхетсезлекне дә үз күзләре белән күрә. Авырый башлагач кына тормышны төптән аңлап, үзенең каян чыкканын эзләп, туган авылына, үстергән кешеләрнең каберен эзләп кайта. "Көтеп узган гомер" әсәрендә Ходай биргән сынауны шулай итеп һәркем үзенчә җиңеп чыга.
    Күпләр "Бәхеткә юл кайдан?" әсәренең тарихы белән кызыксыналар. Бомжлар тормышы турында ничек шулай итеп тәфсилләп яза алдың диләр. Бу әсәрнең ничек язылуы турында да сөйләп китәм.
    Җир астындагы юан торбалар аша шәһәргә кайнар су килә. Бик күп бомжлар шунда төшеп җылына. Торбалардан бераз өстәрәк без чыбыклар үткәрәбез. Бу җирләрдә миңа да йөрергә туры килде. Бомжларны күргәч, "Ничек сез шушы көнгә калдыгыз?" дип сорыйсы килә. Әсәрне язу өчен, ирем белән аларга ияреп тә йөрдек. Торган урыннарына да килеп чыккан чаклар булгалады.
    Хатын-кызның бер хатасы гомере буе газапта яшәргә мәҗбүр итә. Сабырлыкка китергән төп сәбәп-мәхәббәт. Гаиләдә ата кеше көчле булса, ир бала да көчле була. Аннары ир белән хатынны да аерырга ашыгырга кирәкми. Һәркем үз баласын үзе тәрбияләргә тиеш. Ялгышларны кичерә дә белергә кирәк. "Бәхеткә юл кайдан?" әсәренең төп идеясе шундый.
    Зифа Кадырованың әсәрләрен укыган кешеләр чынлап та алардагы язмышларга битараф кала алмый. Очрашудан соң шунысына инандым, мондый әсәрләрне кеше тормышын бөтен нечкәлекләре белән күреп, үз җаны аша үткәреп яза белгән автор гына тудыра ала. Ә Зифа Кадырова нәкъ шундый шәхес.
    Сиринә МӨХӘММӘТҖАНОВА.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: