Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Яңа Арышта әниләрне зурладылар

    Яна Арыш авылы китапханәсендә 8 март-Халыкара хатын- кызлар көне уңаеннан «Илгә- матурлыкны, җиргә- батырлыкны,сез бирәсез, газиз әниләр!" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үтте.

    Кичәне китапханәче -Мөхәммәтрәхимова Рәзилә башлап җибәрде. Ул барлык әниләрне бәйрәм белән котлады.Бишек җырлары да кунакларны таң калдырды..Кичә җырлар ,шигырьләр белэн бергэ үрелеп барды.

    Авылның яшҗ сәхнә йолдызлары-Зилә Садыйкова ,Рамилә Ахметвалеева, Ризәлә Гимадиева, Гүзәл Мөхәммәтрәхимова, Алинә Шакирова, Язилә Гарифуллина әниләргә багышланган җырлар, шигырлэр сөйләп залны тагын да җанландырып җибәрделәр. Кичә күңелдә бары уңай тәэсирләр генә калдырды. Соңыннан бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: