Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Яңа Арыш авыл китапханәчесе Грантка ия булды

    Яңа Арыш авыл китапханәсе җитәкчесе Рәзилә Мөхәммәтрәхимова 2015 елда "Иң яхшы авыл китапханәсе.Иң яхшы китапханәче" конкурсында җиңеп 100 мең күләмендә Грантка ия булды.

    - Бу минем тырышлык кына түгел, ә китап укучыларның да тырышлыгы. Шушы акчага китапханәгә мебель, телевизор, фотоаппарат кайтартылды. Китапханәбез үзгәрде, матурланды. Китап укучыларым артканнан артып тора. Төрле бәйрәмнәр, кичәләр, конкурс, викториналар оештырып торабыз. Бер бәйрәм дә читтә калмый бездә. Әдәбият елы уңаеннан былтыр якташлар белән очрашу кичәсе үткәрдек. Китап уку дәресләре дә читтә калмый, шул ук вакытта, укучылар телевизордан мультфильмнарны да яратып карыйлар,компьютерда да утыралар. Китапханәгә мәктәп укучылары, өлкәннәр дә бик яратып йөриләр. Безнең китапханә хәзер заманча: 3 компьютерыбыз, принтер-сканер-ксероксыбыз бар. Барлык уңайлыклары да бар дип әйтсәм ялгыш булмас. Авылдашларымны Яңа ел белән котлыйм, саулык, озын гомер, бәхет, тыныч тормыш, куйган максатларына ирешүләрен телим. Авылымы аның эшчән халкын бик яратам. Китапханәдән аерылмасыннар дигән теләктә калам. Бергә эшләргә, хезмэт итәргә язсын, - ди Рәзилә Наилевна.

    Таңсылу Минһаҗева.

    Реклама

    (Ред. Дәвамын газетабыздан укыгыз)

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: