Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Толлар күңелен аңлар өчен, тол булып карау кирәк...(фотолар)

    "Бик сәер хәл әле бу"- дип адымнарымны кызуллаттым.Мәдәният йортының керү юлында беркем дә күренми иде.

    Башка вакытта тамашалар башлангач та шау-гөр килеп торган бина тынып калган. Алай да ишеккә килеп җитәрәк, эчтән салмак кына ир-ат авазы килә иде. Авылыбыз имам-хатыйбы Фердинанд хәзрәт вәгазъ укый икән. "Җомга көн кич белән " дип аталган кичәнең төп оештыручысы булып чыкты ул. Кичәгә яшьтән тол калган ялгыз әниләр чакырылган иде.

    Безнең мәдәният йорты төрле кичәләрдән, очрашулардан гөрләп тора.Алар барысы да эчтәлекле, күңелләрдә онытылмас тәэсирләр калдырырлык итеп үткәрелә.Мәдәният йорты җитәкчесе Гатиятова Әминә апаның өлеше әйтеп бетергесез зур монда. Менә хәзер дә ул һәркемнең күңел түренә үтеп керә торган шигырьләрен укып сүзне кунакларга бирде. Алар арасында 26 яшьтән тол калып инде гомер көзенә аяк баскан апалар, әбиләр, әле яңа гына сыңар канат булып калган сеңелләр дә бар иде. Кичә күз яшьләре аша барса да, кунаклар мөнәҗәт тә әйттеләр, үзләре чыгарган шигырьләрен дә сөйләп киттеләр, күңелләрендәге бетмәс сагышны көйгә салып җырларга да көч таптылар.

    "Ят кошны пар итмәс аккош

    Ялгыз канат какса да."- дип моңланды Нәбиева Рузалия апа.Әйе, ул да ят кошны үзенә пар итә алмаган. Тормыш иптәше белән бер ел да торырга өлгерми ул. Ирен соңгы юлга озатканнан соң озак та тормый мәхәббәт җимешләре- уллары туа. Шуннан соң 21 ел узып киткән. Ул бала инде егет булып үсеп җитеп, Казан шәһәрендәге югары уку йортларының берсендә белем ала. Бер уйлап карасаң күпме еллар узган, йөрәк яраларына төзәлергә вакыт та кебек. Ә толларның йөрәкләре берне генә сайлый, гомер буе парлы тормыштагы хатирәләре белән яши. Әнә Гарипова Суфия апа да яшьтән ялгыз калып 2 малай үстерде. Ире үлеп китсә дә урын өстенә калган каенанасын күп еллар тәрбияләп соңгы юлга озатты. Аңа сынауның тагын да авырын- бала югалту хәсрәтен дә күтәрергә туры килде. Ул вакытларда авыл җирендә тол калган ялгыз хатын-кыз өчен тормыш алып бару икеләтә авыр иде. Балалар кечкенә, ә каралты- кураны карап торырга, ач булмыйм дисәң терлеген асрарга кирәк. Ир-атны эшкә чакыру үзе тагын бер бәла, чөнки син ялгыз хатын. Суфия апа сынауларны исеменә тап төшерми үтә белде. Һәркөнне бер тапкыр зиратка барып кайтырга күнеккән ул.Ул әле дә ире һәм улы турындагы истәлекләр белән яши. Сугыш чоры толлары булмасалар да толлык, ялгызлык үзәкләренә үткән аларның. Гарипова Минебанат, Каримова Минебанат, Төхвәтова Тәзкирә, Нотфуллина Нурия апалар ялгыз канатта 3 бала үстереп урнаштырганнар. Бүгенге көндә балаларының тәүфыйкьлы, бәхетле булуларына куанып оныкларын сөеп яшиләр. Янәшәбездә шундый асыл затлар яшәвенә тагын бер кат инандык без ул көнне.

    ...Кичә ахырына якынлаша. Имам-хатыйб кунакларга махсус әзерләнгән күчтәнәчләрне тарата. Толларны зурлаганы өчен Аллаһы Тәгала үзен зурласын иде. Ялгызларга, ятимнәргә игътибарлы, шәфкатьле, ярдәмчел булсак иде. "Кайгы агач башыннан түгел, адәм башыннан йөри "- диләр. Беркем дә мин андый хәлгә калмаячакмын дип әйтә алмый. Үз башымнан үткәнгә аларның эчке халәте якын миңа. Дошманыма да теләмәс идем мин мондый язмышны. "Аллаһ яраткан бәндәсен сынауларга дучар итә "- диләр. Сынаулар кешедә киң күңеллелек тәрбияли, алар аша үтеп кеше һәрвакыт тәүбәгә һәм яхшылык эшләүгә әзер буладыр. Сынаулар- кеше өчен Аллаһның рәхмәтенә ирешү юлы. Әмма моңа түземнәр, чыдамнар,сабырлар һәм ныклы иманлы кешеләр генә ирешә аладыр.

    Фәйрүзә Бадамшина,

    Юлсубино мәктәбе

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: