Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • ТНВдан Алмаз Гафиятов һәм Марсель Әскәров елан итен һәм канын авыз иткән (ФОТО)

    2013 ел - Елан елы. Шул уңайдан "Яңа гасыр" телевидениесе журналисты Алмаз Гафиятов япон шеф-повары белән берлектә Калифорния полозы токымлы еланның итен кыздырган.

    Бу экзотик ризыкны Алмазның хезмәттәше Марсель Әскәров та авыз иткән.

    Алмаз тәмле дип мактанса да, Марсель башка фикердә: "Миңа ошамады, ни тавык ите, ни балык ите түгел. Өстәвенә каты да. Елан итен сөякле буладыр дип уйламаган идем", - ди.

    Бәйрәм сюжетын 31 декабрь көнне "Яңа гасыр" каналы "Татарстан хәбәрләре" тапшыруында карый аласыз.

    Чыганак - Matbugat.ru.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: