Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Түбән Тегермәнлек авылында китап укырга яраталар

    "Авылыбызда 500 гә якын кеше яши. Күбесе диярлек китап укырга ярата.

    Сәламәтлеге какшап йөри алмаучыларга, өлкән пенсионерларга китаплар алып барам. Аларның нинди әсәрләр яратуын беләм. Алар мин килгәнне көтеп алалар",-ди Түбән Тегермәнлек авылының китапханәчесе Илгизә Галимова аларга ярдәм итә алуына сөенеп. Без килгәндә бер төркем мәктәп балалары белән Барый Шәвәлиев турындагы мәгълүматлар белән уртаклашалар иде.

    Китапханә фондында 900 мең китап бар. Күптөрле журнал -газеталар да табырга була. Бигрәк тә "Гаилә учагы", "Идел", Сөембикә", "Казан утлары" журналларын, "Акчарлак", "Ирек мәйданы", "Мәдәни җомга", "Авыл офыклары" гәҗитен яратып укыйлар икән. Бу елны өлкәннәр гаилә, тормыш, мәхәббәт темасындагы әсәрләр укысалар, өлкән сыйныф укучыларының чит ил язучыларының әсәрләре белән кызыксынуы арткан.

    Гөлназ Зарипова.

    Автордан: Әлеге фото китапханәнең архивыннан алынды. Мондый тарихи экспонатлар биредә бик күп. Иң кыйммәтлесе,китап яратучы укучылар алар белән дә нык кызыксыналар икән.

    Фотога Вазыйх Фатыйхов төшереп алды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: