Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Татьяна Потапова алтын куллы зур талант иясе

    Элек-электән безнең як осталар белән дан тоткан. Кышкы озын төннәрдә хатын-кызлар бергә җыелып, кич утырганнар.

    Анда бәйләгәннәр, чиккәннәр, челтәр үргәннәр, кул эшләре белән шөгыльләнгәннәр, халык җырларын башкарганнар. Бу гадәтләрне балаларына, оныкларына өйрәтеп калдырганнар.Сүзем, Балык бистәсе беренче гимназиясе укытучысы, Татьяна Потапова турында.

    Ул алтын куллы, зур талант иясе. Аның кулыннан нинди генә эшләр килми. Крючок һәм инәләр белән бәйли, бизәкләрне тигез һәм хачсыман итеп чигә, сәйләннән бизәнгечләр, сувенир, макраме үрә. Алардан тыш искиткеч матур картиналар, агачка уеп яза, төрле аппликация, паннолар ясый, карвинг белән шөгыльләнә. Аларның матурлыгына, рәсемнәренең төрлелегенә, нәфислеккә гаҗәпләнәсең. Татьянаны оста, маһир дип атамый мөмкин түгел.

    Светлана Кутлина.

    Язмабызның дәвамын газетабыздан укыгыз.

    Фото авторныкы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: