Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Татар китабын ни көтә? (Рафис Корбанов белән ӘҢГӘМӘ)

    Узган ел Мәдәният елы дип йөртелгән иде. Быелгысы Россия Президентының авызыннан Әдәбият елы дип аталды. Бөтен көч-куәтен, сәләтен халыкның рухи халәтен яхшыртуга салучы язучыларыбызны алда нәрсә көтә? Бу һәм башка сорауларны Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Харис улы Корбановка юлладык. Без рәис белән аның купец һәм меценат Оконишниковлардан калган борынгы...

    - Мин декабрь ахырында гына Кабарда-Балкар Республикасыннан кайтып төштем. Анда Кабарда-Балкар Республика­сы­ның халык шагыйрьләре Тәр­зилә Җумаку­лова һәм Зубер Тхага­зитовның 80 яшьлек юбилей тантаналарына төрки ха­лыкларның әдәбият вәкилләре җыелган иде. Гомумән, былтыр Россиянең төр­ки республикаларында һәм төр­ки дәүләт­ләрдә күп йөрергә туры килде. Шуңа күрә үзебезнең хәл-әхвәлне башкаларныкы белән чагыштырып карау мөмкинлеге туды.

    - Күрәсезме? - диде ул аннан, түшәмгә төртеп. (Сылап ясалган бизәкләр төшерелгән искиткеч гүзәл түшәм "ке­ләм"енә күз салгач, аһ! итми мөмкин түгел иде.) - Бу матурлыкны күргән кунак­ларның барысы да менә шулай шакката, - диде рәис. - Бинаны нәкъ элекке халәтендәге кебек итеп төзекләндереп бирүне хәзерге заман меценатыннан бүләк дип санарга була. Яшерен-батырын түгел, штабы шундый урында урнашкан өчен генә дә ка­рендәш берлекләр безгә көн­ләшеп карый.
    "Тәкъдимнәр көтәбез"
    - Мондый күркәм йортка хуҗа булу - Язучылар берлеге өчен үзенә күрә җа­вап­лылык та бит әле ул. Совет чорында Бауман урамындагы Матбугат йортының Тукай клубы татар зыялылары өчен очрашу урыны булу белән бергә, иҗат-тәнкыйть лабораториясе дә иде. Хәзер би­редә махсус зал ясап бир­гәннән соң Тукай клу­бының элеккеге данын кай­тара алдыгызмы?
    - Яңа китапларны укучыга тәкъдим итү, мәртәбәле шәхес­ләрне искә алу яки юбилейларын үткәрү Тукай клубының традицион кичәләренә әйләнде. Бинага кергән көннән бирле һәр җом­гада нинди дә булса кичә үт­кәрәбез. Исемнәрен санап тору да кирәк түгелдер дип саныйм. Кыска вакытлы җәйге ялдан соң клуб үзенең эшен дәвам итте. Кызыксынучылар һәр җомгада, кичке сәгать биштә килеп, бушлай әдәби-музыкаль кичә карап, ял итеп кайта ала. Ә инде кичәләргә даими йөрүчеләр арасыннан соңыннан үзләренең андый мәгъ­рифәтле һәм җылы очрашуларга сусаган булуын яныма килеп әйтүчеләр дә, телефоннан җитке­рү­челәр дә байтак булды. Әлеге юнәлештә кызыклы тәкъдимнәр белән чыгучылар булса, берлек идарәсе аны кү­тәреп алачак.
    Шөкер, дәүләт нәшрият­ла­рында гына түгел, шәхси һәм аерым фондларга караган нәш­риятларда дә китаплар чыгып тора. Алар белән җыелышып танышу, фикер алышу булмаганлыктан, күбесе игътибардан читтә кала. Бу уңайдан рус телендә нәшер ителүче әдә­биятны халыкка, беренче чиратта зыялыларга җиткерү бе­лән берлек идарәсенең рус бүлеге җитәк­чесе, шагыйрә Лилия Газизова шактый нәтиҗәле шөгыльләнә. Аның Мәскәү белән элемтәләре дә нык.
    - Советтан соңгы чорда, бер яктан, татар китабы сатылучы кибетләр азайганга кө­енсәк, икенче яктан, бул­ган­нарының киштәләрендә татар язучыларының китаплары артуга сөенәбез. Гоно­рарның азлыгы элеккечә үк аларны җан­нары һәм тәннәре белән газап­ланырга мәҗбүр итсә дә, язган әсәрләрен кат-кат бас­тыра алу, мөгаен, хәлне бер­кадәр җиңеләй­тә­дер?
    - Каләм ияләренә китап чыгару мәсьәләсендә хөкүмәткә хә­ерһахлы булырга мөмкинлек бар. Соңгы ун-унбиш елда язучы­ларның һәм шагыйрь­ләрнең күптомлыкларын бастыру җайга салынды. Егерме тугыз халык язу­чысы һәм шагый­реннән егерме алтысының тулы җыентык­лары дөнья күрде инде. Китап­ларның күпчелек өлеше китап­ханәләрдә, кибет­ләрдә урын алса, тагын бер кадәресе Бөтен­дөнья татар конгрессы аша рес­публикадан чит­тә яшәүче мил­ләттәшләргә барып ирешә. Быел тагын алты язу­чының, шул исәп­тән, Габдулла Тукай исе­мендәге Дәүләт бүләге иясе Миргазиян Юныс­ның, күренекле прозаик­лар Альберт Хәсәнов һәм Вакыйф Нурул­лин­ның томлыклары китап киш­тәләренә менде.
    Былтыр язучылар өчен дә, милләт өчен дә тагын бер бик әһәмиятле күренеш пәйда булуын әйтеп үтәргә кирәк. Сәләтле биш каләмдәшебез татарның кү­ренекле шәхесләре турында чәчмә әсәр тудыруга, билгеле инде, әйбәт гонорар белән, Дәүләт заказы алды. Бу - моңа кадәр булмаган хәл. Эшләре уңышлы барса, Ркаил Зәйдулла - Кол Шәриф, Рөстәм Галиуллин - Таҗетдин Ялчыгол, Галимҗан Гыйльманов - Шәехзадә Бабич, Ләис Зөлкарнәй - Дәрдемәнд, Айгөл Әхмәтгалиева Сәхип­җамал Гыйззәтуллина-Волжская турындагы хезмәтләрен, бик озакка сузмыйча, күренекле шә­хес­лә­ребезнең язмышы бе­лән кызыксынучы укучыларга тәкъ­дим итәр дип көтәбез.
    Сүз уңаеннан әйтим: узган ел унөч төрки илнең язучылары арасындагы Мәхмүт Кашгарый исемендәге әдәби бәйгедә "Капка" хикәясе белән катнашкан Айгөл Әхмәтгалиевага икенче урын бирелде. Ә беренче бү­ләккә - казакъ, өченчегә әзәр­байҗан әдибе лаек булдылар.
    Совет чорында киң таралып та, үзгәртеп корулар ыгы-зы­гысында югалып торган бер юнәлешне терелтеп җибәрүебез турында да әйтеп китмәкче булам. Ул - кардәш халыкларның иң күренекле әдәби үрнәкләрен, тәрҗемә итеп, үз укучыларыбызга җиткерү. Казанда төрки телле журналлар форумы уз­дыр­ганнан соң төрек дуслар тәкъдим иткән уртак "Каләм­дәшләр" сайтында берничә язучыбызның әсәрләре пәйда булды. Тәрҗемә өлкәсендә матур гына үрнәкләр бар. Татар укучысын күренекле язучыбыз Марсель Галиев, "Акыл­ның канлы яу кыры" әсәрен тәрҗемә итеп, Казакъстанның Дәүләт бүләге лауреаты, "Төрки дөнья­ның ел кешесе" булып танылган шөһрәтле язучы Төлен Әбди­колы иҗаты белән "Казан утлары" журналы аша таныштырды. Кардәш халыкларда туып, дөнья­га таралган әсәрләрдән хәбәр­дарлык безгә әйбәт үрнәк буларак кына кадерле түгел. Ул шулай ук, үз казаныбызда кайнап, мәгълүм мәзәктәгечә, бер-бе­ребезне казан төбенә олактыру белән шөгыльләнүдән котылу өчен дә кирәк. "Төрексой" халыкара оешмасы эшчән­ле­гендә катнашу - төрле төрки дәүләт­ләрдә узучы китап яр­мин­кә­ләренә бару, үзебездә төрки телле журналлар форумы уздыру, татар китабын тәрҗемә итүдә Фатыйх Кутлуның активлыгы - язучыларыбызның иҗа­тын киң даирәгә танытуда яңа мөмкин­лекләр ачты.
    Кемнән ярдәм өмет итәргә?
    - Сәләтләрен халыкны тарихи, сәяси, әхлакый тәрбия­ләүче акыл продукциясе җи­тештерүгә салган язучыларыбыз яңа җәмгыять чорында хакимият тарафыннан үзлә­ренә булган мөнәсәбәттән бик үк канәгать булмасалар да, бүген аларга, хөкү­мәттән башка, чын-чын­лап ярдәм кулы сузучылар бик аз. Ә Сез ничек уйлыйсыз?
    - Хәзергә, иганәчелек, меценатлык күренешләрен очратсак та, ул - нигездә, коллектив эш­чәнлек һәм коллектив акча. Ләкин без анысына да рәхмәтле. Үзләрендә туып үскән язучылар, җырчылар исемендәге бүләк булдыручы, музыкаль бәйгеләр оештыручы районнар бар. Мамадышта - Шәйхи Маннур, Актанышта - фронтовик-язучы Нур Баян, халык шагыйре Гамил Авзал, Арчада - Гариф Ахунов, Әл­кидә Әсрар Галиев премияләре бирүче хакимият­ләр, каләм әһел­ләрен хөрмәтләү белән бергә, яшь буынны иҗатка якынайту турында да кайгырталар.
    Бу юнәлештәге корпоратив эшчәнлек генераль директор урынбасары Рөстәм Мөхәм­мә­диев җитәкчелегендә "Татнефть" акционерлык җәмгыя­тен­дә аеруча эзлекле алып барыла. Моннан унбиш ел элек оештырылган "Рухият" фонды нефть төбәге язучыларының иҗатын дөньяга чыгару белән генә шөгыльләнеп калмыйча, республиканың күре­некле әдип­ләре иҗатын укучыларга җиткерү буенча да мактаулы эш башкара. Мин һич ике­ләнмичә әйтә алам: татар китабын рәс­самнар белән бергә Европа дәрәҗәсендә зәвыклы итеп бас­тыру нәкъ менә аларда Мө­сә­гыйть Хәбибуллинның - "Кубрат хан" романы, Миргазиян Юныс­ның биш томлыгы, кызыл тышлы "Шигърият" сериясеннән башланды. Ел саен язучыларның зур төркеме кимендә ике тапкыр нефтьчеләрдә кунак булып кайта. Аның беренчесе Саҗидә Сөләй­манова исемендәге фес­тивальгә бару булса, икенчесе - "Рухият" чыгарган яңа китапларны укучыларга тәкъдим итүдә катнашу. Былтыр алар бастырган китаплар арасында композитор Рәис Нә­гыймовка багышланган альбом, Фаил Шәфигуллин, Альберт Хә­сәнов китаплары бар. Әмма кү­ңелгә сары май булып ятканы - Ризаэтдин Фәхретдин альбомы дип әйтер идем. Якташлык бәра­бәренә генә түгел, милләтне тәр­бия кылуда XX гасырның иң кү­ренекле шәхес­ләреннән берсе, язучы, төрки дөнья мәртә­бәләгән галим булган өчен дә нефтьчеләр аның иҗатын үз канатлары астына алды. Моңа кадәр "Татнефть" язучыларга Саҗидә Сөләйманова исемендә утызар мең сумлык өч бүләк, унар меңлек өч кызыксындыру бү­ләге, иҗат белән мавыгучы студентлар өчен ун стипендия биреп килгән булса, быел язучыларга билгеләнгән премия­нең күләме илле мең сумга кадәр күтәрелде. Ә быелдан компа­ния­нең генераль директоры Наил Маганов китап бастырып чыгаруда яңа тәртип кертергә тәкъдим итә. Ул иң шәп проектларны тормышка ашырырлык грант системасы булачак. Ышанам, аларны сайлап алганда нефтьчеләр Язучылар берлеге фикеренә дә таяныр.
    - Китап чыгаруга дистә елдан артыграк үз өлешен кертеп килгән "ТАИФ" төркеме дә бар бит әле.
    - "ТАИФ", чынлап та, Миркасыйм Госманов оештырган "Җы­ен" фонды аша шактый гына басманың барлыкка килүенә булышлык күрсәтте. Бигрәк тә аларның "Рухият" фонды башлаган "Шәхесләребез" сериясен уңыш­лы дәвам иттерүләрен әй­тергә кирәк. Җыенлылар Һ.Атла­си, И.Шакиров, Х.Фәезха­нов, С.Гыйз­­зәтуллина-Волжская, И.Гас­принский кебек шәхесләр­гә китап дөньясында урын бир­деләр. Мир­касыйм ага арабыздан кит­кәч, аның турында да саллы китап әзерләнде. Тик ниндидер сәбәп­ләр аркасында ки­бетләргә куелмаганлыктан, алар чыгарган басмалар киң катлау укучыларга барып җит­ми. Шунысы да аяныч: үз егет­ләребез хуҗа булган һәм мөм­кинлекләре чикләнмәгән "ТАИФ" компаниясе әлегә ига­нә­челек­нең ул юнәлешендә иҗат­чы­ларны куандырырга, ха­лык­ның риза-фати­хасын алырга атлыгып тормый. Ә бит Ризаэтдин Фәхрет­дин сүзләре белән әйт­сәк, "Халыкка хезмәт итү - дәүләткә хезмәт итү ул".
    "Әйбәт хәбәрләр дә бар"
    - Яңа елга өметләр нинди?
    - Нефть бәясе төшеп, ва­лютаның "сум"ны ике тапкырга диярлек аска ыргытуы Рос­сиядәге Әдәбият елында әдә­бият өлкәсендә галәмәт зур про­ект­ларның тормышка ашырылуына ышанычны какшата. Шулай да Язучылар берлеге эшчән­леген тотрыклы саклау өчен Татарстан Хөкүмәте без­нең бюджетны уз­ган елгы дәрәҗәдә калдырды. Фаразчылар 2015 елның финанс өлкә­сендә авыр буласын тәк­рарлап торсалар да, тормышта әйбәт хәбәрләр юк түгел. Әле менә Мәскәүнең М.Горький исе­мен­дәге Әдәбият институтына татарлардан каләм тибрәтүче уни­ке егет һәм кызны тәрҗе­мәчеләр әзерләү өчен максатчан төркемгә кабул итәчәкләр дигән күңелле хәбәр килеп иреште. Төркия, Казакъстан һәм башка төрки дәүләтләрнең хө­күмәт­ләре белән килешеп, мондый төркем­нәрнең кече­рәк­ләрен Әнкара, Астана кебек шәһәрләр­дәге әдә­бият-сәнгать уку йортларында да укытырга булыр иде.
    Киләчәк өчен күңелгә өмет салган тагын бер вакыйганы сөй­ләп үтмәкче булам. Билгеле булганча, Бауман урамындагы "Матбугат йорты" һәм аның артындагы типография бинасы, тамырдан үзгәртеп, яңартылды. Хәзер инде аның эшчәнлеге дә сәфәр­челәр, кунаклар кабул итү белән бәйле булачак. Шулай да яңа хуҗалар озак еллар Язучылар берлеге, Тукай клубы, га­зета-журнал редак­цияләре эш­ләгән бинада азмы-күпме әдә­бият эз­ләрен сакларга булган. Кунак­ханәнең конферен­цияләр залына татар язучы­ларының портретлары эленәчәк. Әлеге башлангыч иҗат әһеллә­рендә мәдәнияте­без­нең үткәнен бар­лау-саклау нәфесен кузгатып җибәрсә ни гаҗәп?

    Илсөяр ХӘЙРУЛЛИНА
    Ватаным Татарстан

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: