Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Парижда Халыкара Нәүрүз көне үткәрелә

    24 мартта Парижда Халыкара Нәүрүз көне үткәрелә. Төрки яз бәйрәмендә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты, гармунчы-виртуоз Айдар Вәлиев та катнаша.

    ТЮРКСОЙ ил-әгъзаларыннан, шулай ук Кытай һәм Монолиядән килгән 120 артистның чыгышы 24 мартта Париждагы ЮНЕСКО штаб-фатирында, шулай ук Кельна һәм Венада узачак. Проект кысаларында "Нәүрүз бизәкләре" ТЮРКСОЙ фотокүргәзмәсе дә тәкъдим ителәчәк.

    Шуның белән беррәттән Нәүрүзнең Төркия шәһәрләре буенча масштаблы турнесы да уза. Әлеге чарада Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының хореографик коллективы катнашачак. Фестиваль программасы 19-30 март көннәрендә уза.

    http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/42456-parizhda-halyikara-nәүrүz-kөne-үtkәrelә.html

    Фото: http://www.liveinternet.ru/users/lapus_ka/rubric/1663176/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: