Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Онытылмас еллар, яки алабута ипие белән кычыткан ашы кыйссалары

    Бөек Ватан сугышы, сугыштан соңгы еллар. Без бу чорның коточкыч авырлыкларын, ачлык, ятимлек күренешләрен өлкән буын вәкилләреннән ишетеп, китаплардан укып, кинолардан карап кына беләбез. Сугыш чоры балаларының язмышлары төрле-төрле булса да, авырлыклары бертөрле. Кайберләре әтиләре сугышка киткәндә туып кына калган, ана карынында калганнары да байтак, ятим калган, яисә гомерлеккә гарипләнеп...

    Бөек Ватан сугышы, сугыштан соңгы еллар. Без бу чорның коточкыч авырлыкларын, ачлык, ятимлек күренешләрен өлкән буын вәкилләреннән ишетеп, китаплардан укып, кинолардан карап кына беләбез. Сугыш чоры балаларының язмышлары төрле-төрле булса да, авырлыклары бертөрле. Кайберләре әтиләре сугышка киткәндә туып кына калган, ана карынында калганнары да байтак, ятим калган, яисә гомерлеккә гарипләнеп кайткан әтилеләре дә бар.
    "Дүрт бала мич эченә кереп йоклый идек"
    Сугыш вакыты, аннан соңгы елларның әчесен-төчесен татыган, хәзерге вакытта Олы Әшнәк авылында яшәүче Гөлсем һәм Зәйтүнә Гариповаларга кереп киләм. Ул елдагы кешеләр, хәзергеләрдән аермалы буларак кычыткан, алабута, юа ашап үскәнгәме сәламәт һәм эшкә ныклар. Капка төбе, ишегалды баскыч төбенә кадәр кардан чистартып, пөхтә итеп себерелгән. Хатын-кызлар яшәгәнлеге өй эчендәге чисталык, тәртиплектән күренеп тора. Гөлсем әби белән Зәйтүнә әби кара-каршы чәй эчеп утыралар. Сирәк кенә сөйләшеп алалар, Зәйтүнә әби бик үк ишетеп бетерми. Шулай да хәтере яхшы, балачагы хатирәләрен бер дә онытмаган. Барысын да түкми-чәчми сөйли.
    Зәйтүнә әби тумышы белән Олы Елга авылыннан. Сугыш башланган вакытта аңа унбер яшь була. Авылда ир-егетләр белән бергә әтиләрен сугышка алалар. Ул олы бала, үзеннән соң ике энесе һәм бер сеңлесе бар. Әниләре колхозда эштә, бала карау, йорт эшләрен башкару аның өстендә. Ашарга юк, урамда кычыткан, алабута калмагач, урманга барып кыргый суган, балтырган җыеп алып кайталар. Кырда калган черек бәрәңге җыеп алып кайта алсаң, ашарга ул да ярап куя. Кышкы салкын үзәкләренә үтә. Ягарга утын, өскә кияргә кием юк. "Урманнан чыбык җыеп алып кайтабыз. Колхоз фермасына ат белән салам ташучының чанасыннан учлап салам йолкып алып, мичкә ягабыз да, дүрт бала шул мич эченә кереп йоклыйбыз. Мәктәпкә киеп барырга кием дә юк бит әле. Бары бер класс кына укып калдым",-ди Зәйтүнә әби. Өстәвенә әнисе Гәззә авырып китә. Унбиш яшьлек кыз баланың җилкәсенә күтәреп булмаслык авырлык төшә. Гомерең бетмәсә, Ходай чарасын таба бит ул. Район хирургы килеп аны Казанга шифаханәгә алып китә. Гәззә апа катлаулы операцияләр кичергәннән соң, савыгып өйләренә кайта һәм сиксән яше тулганчы гомер итә.
    1945 елның май ае, орчык кадәрле кыз көне буе бакча казый. Шулчак хат ташучы әтисенең үле хәбәрен китерә. Ә бит сугыш тәмамланырга бер генә көн калган була. "Сугыш беткәнгә дә сөенә алмадык, урамда балалар ура, сугыш бетте, дип шатланып кычкырып йөрделәр",-ди ул күз яшьләрен сөртеп. "Яшь дип сине кем кызганып торсын, яшәргә кирәк. Авылдашлар белән Кама аръягына болынга печән җыярга йөрдем. Тугыз ел Мәскәү өлкәсендә торф чыгару эшендә эшләдем. Аннан бераз акча, күлмәклек ситсалар алып кайта идем",-ди ул үткәннәрне барлап.
    Утыз яшен тутырган чорларда итек бастырырга, дип Олы Әшнәк авылындагы туганнарына килгән җирдән Камалетдин исемле егеткә кияүгә алып калалар аны. Сугыштан соңгы еллар җиңел булмый. Колхозда эш күп. "Эштән калырга ярамый, яшь баланы кабыктан ясалган арбага салып, амбарга эшкә йөрдем. Аена 30 тәңкә эш хакы һәм бер килограмм икмәк бирәләр иде",-ди ул хатирәләрен яңартып. Тормыш иптәше Камалетдин абый җиде яшеннән икенче группа инвалид. Шулай да озак еллар хат ташучы булып эшли. Ул елларда авыл зур, күп итеп гәҗитләргә яздыралар. Хатлар язышалар. Көн саен зур сумкасын күтәреп, авыл буйлап өләшә ул аларны. Бер ул, ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә Зәйтүнә әбигә сиксән дүрт яшь. Биш оныгы, бер оныкчыгы бар. Тормыш иптәше Камалетдин бабай берничә ел элек вафат булган. Иренең бертуган апасы Гөлсем әби белән тату гомер итеп яталар.
    Черек бәрәңгене дә авырлык белән таптык
    Сугыш чорында, аннан соңгы елларда да илне торгызу авыл халкы җилкәсенә төшә. Сыер асрасаң, елына 300 литр сөт, сарык асрасаң йон, 40 килограмм ит, тавыгың булса йомырканы хөкүмәткә бирергә кирәк. Ике сарыкның берсен җитәкләп, районга алып барырга туры килгән. Өйдә ач, ялангач балаларны ашатырга кирәк. Кемгә генә җиңел булды икән ул елларда?
    Гөлсем әби 1927 елгы. Әтисе авырып киткәч, биш класстан ары укый алмаган. "Ач булмас өчен сыер, сарык асрадык. Корноухово авылы кырында кача-поса черек бәрәңге җыеп, үзебезнең колхоз кырындагы бер чокырга ташыйбыз. Хуҗа агайлар күрсә безне куалар, җыйдырмыйлар. Аннары чокырдагы бәрәңгене чистартып өйгә алып кайтабыз. Балачак бит, бер сыңар бияләем төшеп калды. Гомеремдә дә онытасым юк",-ди ул бала вакытындагы авырлыкларны искә алып. Сугыш вакытында авыл кешеләре белән урман кисәргә йөргәннәре әле дә онытылмаган. «Ул чорның авырлыгын сөйләп бетерә торган түгел. Урман кисәргә баручыларга колхоздан дүрт кило он бирәләр. Аннан ипи пешерәбез. Ат артыннан җәяү барабыз, кеше күп, үзәккә үтәрлек салкын. Чиратлашып бераз атка утырып ял итәбәз дә, яңадан җәяүлибез. Бәрәңгеләребез барганда ук өшеп килә. Шуңы пешереп ашый идек»,-ди ул авыр сулап. Яшьтән шәл бәйләргә өйрәнгән Гөлсем әби. Мамыгын сатып алып, сукыр лампа яктысында шәл, оекбашлар бәйләп сата торган булган. "Керосинны чират торып ала идек. Ун литрдан да артыгын бирмиләр",-ди әби. Башта авыру әти-әнисен тәрбияләгән, аннары энесе Камалетдин өйләнгәч, алар белән яшәп калган.
    Кул арасына керә башлаганнан бирле колгозда бригадир булып эшли ул. Иртән наряд биргәннән соң, авыл буйлап халыкка эш кушып йөргән. "Сугыш беткәч ат бирделәр, аны җигеп чыгып китә идем, авылны әйләнеп чыгарга җиңел булды",-ди Гөлсем әби. 1969 елда авылга электр чыбыгы сузып, электр лампалары тоташтыралар. Дөньялар бераз яхшыра башлагач, Гөлсинә әби энеләре белән яңа йорт салганнар. "Олыгайган көнебездә мондый муллыкта яшәвебезгә сөенеп туймыйбыз. Балалар, оныклар сугыш афәтен, без күргән авырлыкларны күрмәсеннәр, тамаклары тук, өсләре бөтен булсын, тыныч тормышта яшәсеннәр иде",-дип теләкләр тели сиксән җиде яшьлек Гөлсем әби.
    Гөлназ Зарипова.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: