Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Нинди булса да әни, әни ул!

    Әни-һәркем өчен изге, бөек исем! Дөньяга килгән минуттан без аның назларын тоя башлыйбыз, күңел җылысын сизәбез, инде соңрак һәрдаим аның изге гамәлләрен күреп үсәбез. Бала белән ана арасындагы шушы җылы тойгы-хис өзелә икән, бу инде һәр ике як өчен дә бәлага әверелә. Күпләрне уйландырырлык мондый хәлләр нинди җирлектә, нинди сәбәпләр...

    Әни-һәркем өчен изге, бөек исем! Дөньяга килгән минуттан без аның назларын тоя башлыйбыз, күңел җылысын сизәбез, инде соңрак һәрдаим аның изге гамәлләрен күреп үсәбез. Бала белән ана арасындагы шушы җылы тойгы-хис өзелә икән, бу инде һәр ике як өчен дә бәлага әверелә. Күпләрне уйландырырлык мондый хәлләр нинди җирлектә, нинди сәбәпләр аркасында туа? Әлеге сорауга җавапны Балык бистәсе районы судьясы А.Миннахметова белән эзләргә булдык. Һәм түбәндәге әңгәмәбез шул хакта.
    -Алфия Рашидовна, сезгә ата-аналык хокукларыннан еш мәхрүм итәргә туры киләме?
    -Кызганычка каршы, соңгы вакытларда әлеге тискәре күренешләр үсүгә бара. Әйтик, узган елда ата-аналык хокукларыннан мәхрүм итү буенча 5 эш каралган булса, быел инде бу сан 8 гә җитте, һәм ике гаиләгә ата-аналык хокукларына чикләнү куелды. Хокуктан мәхрүм итү, билгеле, соңгы адым. Ә баланың тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янаганда, ата-ана тәрбиядән читләшкәндә, үз бурычларына җавапсыз караганда бу карарга килми дә мөмкин түгел. Балалар ата-ана җавапсызлыгыннан җәфа чигәргә, иза күрергә тиеш түгелләр бит инде. Судта һәрбер очракка шәхсән якын килергә тырышабыз. Мондый эшләрнең прокурор дәгъвасы нигезендә каралуы да очраклы гына түгел.
    -Күп очракта мондый фаҗигаләрнең нигезендә ата-ананың эчкечелек белән даими шөгыльләнүе ята, диеп әйтү дөреслеккә туры киләме?
    -Әйе, бу шулай да. Моның мисаллары аз түгел. Мәсәлән, ирле-хатынлы Г. һәм З.га прокурор дәгъвасы нигезендә гражданлык эше кузгатылды. Ике яшь сабыйны тәрбияләүдән читләшеп, икесе дә спиртлы эчемлек куллану белән мавыгып китәләр, тәүлекләр буена өйдә булмыйлар. Балаларын ашату турында оныталар. Алар инде моңа кадәр дә административ җаваплылыкка тартылганнар. Төзәлү өчен мөмкинлек тә бирелә үзләренә, югыйсә. Әмма, тиешле нәтиҗә ясый белмиләр. Шул нигездә аларны ата-аналык хокукыннан мәхрүм итү турында карар кабул итәргә туры килде, икесеннән дә алимент түләтү шарты билгеләнде. Балалары бүгенге көндә асрама булып башка гаиләдә яшәргә мәҗбүрләр
    Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, соңгы вакытларда күп кенә әниләргә карата, аларны аналык хокукларыннан мәхрүм итүгә кагылышлы гражданлык эшләренең артуы да күңелдә борчу тудыра. Тугыз яшьлек кызын тәрбияләүдән читләшүче Д.га карата прокурордан дәгъва керде. Туганнан бирле бу сабый әбисендә тәрбияләнә. Әбисенең аңа карата яхшы мөгамәләсенә сокланып туймыйсың. Ә әни кеше исә тәрбияләүдән читләшеп, амораль тормыш белән яши бирә. Эш судка барып җиткәч, ул үзенең гаебен таныды, дәгъваны дөрес дип кабул итте һәм аналык хокукларыннан мәхрүм итү белән дә килеште. Икенче очрак шуңа охшаш, әмма әни кеше үз гаебен танымыйча, баласын үз тәрбиясендә калдыруларын тели. "Ни өчен моңарчы тәрбияләүдән читләштең соң?",-дигән сорауга ул иңбашларын җыерудан артык китә алмады. Суд аның аналык хокукларын чикләү турында карар кабул итәргә мәҗбүр булды.
    Искә төшереп үтик, әгәр ата-ана гаебен танып, дөрес юлга басып, баласын тиешле тәрбия кыла башлый икән, аның аналык хокукларын кире кайтару мөмкинлеге дә бар. Дөрес, соңгы ике елда бары ике әни кеше генә моны эшли алдылар.
    -Алфия Рашидовна, сезнең асрамага һәм опекага бала алучы гаиләләргә карашыгызны беләсе иде. Үз гаиләсе булмаса да балага гаиләдә яшәү мең хәерлерәк дигән фикер белән килешәсезме?
    -Чит баланы тәрбиягә алу, аңа наз һәм мәхәббәт бүләк итү җиңел эшләрдән түгел, билгеле. Кемнәр бу адымга бара, алар иң беренче чиратта үз өсләренә зур җаваплылык алуларын уйларга тиешләр. Ә ул һәркемгә дә бирелми. Мондый гаиләне алга таба күпме мәшәкатьләр көтә: белгечләр белән әзерлек чаралары, психологик күнегүләр, педагогик дәресләр һәм башкалар, һәм башкалар. Яхшы һәм дус гаилә (опекун гаилә булсын!) баланың тулы кыйммәтле үсеше, яхшы мохиттә яшәве, кайгыртучанлык үзәгендә булуы өчен нигез булып тора һәм ул шулай булачак та. Бу мәсьәлә җәмгыятебездә дә әһәмиятле урын алып тора.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: