Әлфия апаның якыннарының һәм туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Урының җәннәттә булсын, Әлфия апа.
Мәрхүмә белән хушлашу 17 июньдә, шимбә көнне, сәгать 9.00дә Татар дәүләт филармониясендә булачак. Мәшһүр җырчыны Яңа Татар бистәсе зиратында җир куенына салачаклар.
Моң алиһәсе турындагы истәлекләре белән уртаклашуларын сорап, аны якыннан белгән, аралашкан шәхесләргә мөрәҗәгать иттек.
Земфира Гыйльметдинова, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең матбугат җитәкчесе:
- Әлфия апа күптәннән авырды. Аны кызлары Гүзәл һәм Зөлфия чиратлап карады. Филармония да көн саен Зөлфия белән элемтәдә торды. Моннан ике атна чамасы элек палатага телевизор да китереп куйганнар иде. Әлфия апа Авзалова, авыр хәлдә хастаханәдә ятканда да тормыштан аерылмады. "Әни музыка тыңлап ята", - дигәч, филармония директоры Кадим Назирович үзе алып илтте.
Зәйнәп Фәрхетдинова, Татарстанның халык артисты:
- Әлфия апаны Аллаһы Тәгалә моңлы да, җор телле итеп тә яраткан. Ул халык күңеленә кабатланмас җырлары, үзенә генә хас булган сүзләре белән кереп калган зур шәхес. Без аны ничек бар, менә шулай яраттык һәм хөрмәт иттек. Табигать биргән акылы, зирәклеге белән тормыш юлындагы авырлыкларга бирешмичә, зур сынаулар кичеп, үз юлын тапкан, балаларын үстергән. Һәм матур яшькә җитеп, Рамазан аенда бакыйлыкка күчү дә зур бәхет.
Айдар Фәйзрахманов, Татарстанның халык артисты:
Әлфия апа чын мәгънәсендә Әлфия Апа инде ул. Татар җыр дөньясының эталоны, хәзерге йөзләгән җырчыларга үрнәк итеп куярлык бөек шәхес. Татар моңы нинди булырга тиеш, дигән сорауга җавапны аның җырларыннан эзләргә кирәк. Аның һәр җыры берничә буын кешесен тәрбияләгән чын мәгънәсендә сәнгать әсәре. Ул әйтеп бетергесез зур эш эшләп калдырган шәхес. Әлфия апаның вафаты татар халкы өчен зур югалту.
Рабит Батулла, язучы:
- 2007 елда Әлфия Авзалованың иҗат юлы, тормышы турында "Моң патшабикәсе" исемле әсәр иҗат иткән идем. Соңрак, 2010 елда, шушы әсәргә нигезләнеп, документаль фильм да төшерелде. Аллага шөкер, зур эш эшләп калдык. Шуннан соң аның хәтере бетте, зиһене начарланды. Әлфия Авзалова турындагы әлеге китаптан бер өзек китерәм: "...Әлфия Авзалова сәхнәгә чыккач, гүзәлләр гүзәленә әверелә дә куя. Бу чыннан да могҗиза! Сәхнәнең могҗизасымы, җырның могҗизасымы, Әлфиянең могҗизасымы? Аның башкалар белми торган сихере, әллә берәр сере бармы? Бу сорауга җавап эзләүчеләр әле һаман да нәтиҗәләргә ирешә алганы юк. Әлфия Авзалова: "Талант матурлый кешеләрне. Җыр сәнгатендә бу аеруча күренә. Аның эчке моңы йөзен матурлый", - ди. Әлфия Авзалованың иҗат серләре күп аның. Матур була белү, гүзәл булып күренү осталыгы теләсә кайсы хатын-кызга да бирелми. Киенә белү дә монда зур роль уйный. Әлфия апа үзенә кием сайлый белә. Ул үзен сәхнәгә чыгарга әзерли белә. Яхшы җырлау ул бер хәл, шул җырны нинди матурлыкка төреп бирәсең бит әле. Аңа бу серләр яхшы таныш. Әлфия апа яхшы күлмәк тектерсә, тектерү белән үк сәхнәгә киеп чыкмый. Яңа киемгә кеше күнегеп бетәргә тиеш, дип саный. (...)" Китапта: "Сез нинди үлем теләр идегез?" - дигән сорау бар. "Сәхнә уртасында үлсәм иде", - дигән ул. Һәм сәхнә уртасында үлде дә, чөнки көчле авыруына кадәр ул гел сәхнәдә булды. Тамагына җитди дәвалану алганнан соң да, аң-зиһенен югалтканчыга кадәр җырлаудан туктамады. Әлфия апа турында чын мәгънәсендә сәхнәдә үлде дип әйтеп була.
Нет комментариев