Кылганнарны кабаттан барлап

12 майда белем бирү учреждениеләрендә Татарстан Республикасының экология һәм табигый ресурслар Министрлыгы оештырган акция нигезендә "Бердәм экология дәрес"ләре үтте. Халыкара экологик белем бирү көненә багышланган әлеге дәресләр районыбызның һәр мәктәбендә дә уздырылган. Бу уңайдан берничә мәктәп белән элемтәгә кердек. -Табигатьне, тирә-юнь мохитне саклауга корылган чаралар бездә уку елы дәвамында бара,-ди...
12 майда белем бирү учреждениеләрендә Татарстан Республикасының экология һәм табигый ресурслар Министрлыгы оештырган акция нигезендә "Бердәм экология дәрес"ләре үтте.
Халыкара экологик белем бирү көненә багышланган әлеге дәресләр районыбызның һәр мәктәбендә дә уздырылган.
Бу уңайдан берничә мәктәп белән элемтәгә кердек.
-Табигатьне, тирә-юнь мохитне саклауга корылган чаралар бездә уку елы дәвамында бара,-ди Биектау мәктәбенең биология укытучысы Габдулла Бәдретдинов. -Көздән мәктәп янәшәсендәге агач-куакларны хәстәрләп кую, язын аларны яңадан барлау, корыган ботакларыннан арындыру, "Кошлар көне"нә сыерчык оялары ясау-барысы да укучылар белән башкарган хезмәтләр. Бу, бердән, укучыларны эш сөяргә өйрәтсә, икенчедән алар күңелендә Җир-анага булган хөрмәтне, ихтирамны арттыра. Авылыбыздагы "Пимәр", "Баллы" чишмәләрен дә төзекләндереп торабыз. Моннан тыш, укучыларыбыз табигатькә багышланган фәнни-гамәли конференцияләргә дә үз эшләрен тәкъдим итәләр. Күптән түгел 11 сыйныф укучысы Гүзәл Садыйкова, мәсәлән, КФУда уздырылган Лобачевский исемендәге Идел буе ХV нче Бөтерәсәй фәнни-гамәли конференциясендә катнашып, Диплом белән бүләкләнде. "Бердәм экология дәрес"ләрен дә һәр сыйныфта үткәрдек.
Үз эшен яратып башкарганлыгы әңгәмә барышыннан ук сиземләнә педагогның. Илһамланып, укучылары белән горурланып сөйли ул. Быел мәктәп директоры Рәмзия Камалиева тәкъдиме белән һәр сыйныф бакчада үз чәчәк түтәлен булдырган.Көзен, яңа уку елы башлангач, конкурска йомгак ясалачак һәм җиңүчеләр дә билгеләнәчәк икән. Әнә шулай укучылар күңелендә табигый матурлыкка мәхәббәтне кызыксындыру аша да уята белгән коллектив.
Яңа Арыш мәктәбендә дә бердәм экология дәресләре һәр сыйныфта үткән. Биология укытучысы Галия Нәбиуллина "Су ресурсларын сакчыл файдалану" темасына презентация әзерләгән. Ә озын тәнәфес вакытында 5-9 сыйныф укучылары арасында экологиягә кагылышлы викторина уздырылган.
-Табигатьне ярату гына аз, иң мөһиме аны сакларга кирәк. Без укучылар күңеленә әнә шуны сеңдерәбез,-ди тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Фирая Әхтәмова.-Тиздән җәйге каникуллар чорында мәктәбебездә хезмәт һәм ял лагерьлары оештырылачак. Балаларның табигатькә якынаюы өчен иң кулай вакыт инде ул. Авылыбыздагы "Күз", "Макашино", "Ындыр", "Ак чишмә", "Фатыйма" чишмәләрен дә даими барлап торабыз.
Әйе, барыбыз бергәләп табигатьне саклауга алынсак кына, аның уңай нәтиҗәсе күренер, эчәр суыбыз да, сулар һавабыз саф, чиста булыр.
Фәрвәз Каюмова.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 июнь 2022 - 16:37Табибә Энҗе Гаязова: "Диспансеризация үтү мөһим!" Коронавирус инфекциясе белән авырган гражданнар өчен 2021 елның июль аеннан тирәнтен диспансерлаштыру каралган. Аңа нинди тикшеренүләр керә һәм аларны кайда, ни рәвешле узып була? Шул хакта тулырак мәгълүмат алу өчен без Балык Бистәсе поликлиникасы мөдире Энҗе Шамил кызы Гаязовага мөрәҗәгать иттек.6200
-
28 июнь 2022 - 16:33"Яшьлек еллары авыр чорларга туры килсә дә, сагындыра",-ди Роза Мамлина Бүгенгесе көнне Анатыш авылында яшәүче Роза Николаевна Мамлина районыбызның Шумководан ерак булмаган Труд Сельцо авылында туып үскән.6600
-
28 июнь 2022 - 16:07Якташыбызның яңа китабы дөнья күрде Шушы көннәрдә якташыбыз Фәүзия Солтанның (Фәүзия Галиуллина) “Рухият” нәшриятында басылган “Нигез сагышы” дигән яңа китабы дөнья күрде.7500
-
28 июнь 2022 - 15:00Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә «Ялкын» YouTube каналында яңа видео.24300
-
28 июнь 2022 - 13:20Татарстан Республикасы тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Л. П. Борисова гражданнарны шәхсән күчмә кабул итә Гражданнарны шәхси кабул итүгә 884361 22128 телефоны аша (элемтә өчен җаваплы зат – Шелкова Светлана Александровна) язылырга мөмкин.4300
-
28 июнь 2022 - 13:20Татарстан Республикасы тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Л. П. Борисова гражданнарны шәхсән күчмә кабул итә Гражданнарны шәхси кабул итүгә 884361 22128 телефоны аша (элемтә өчен җаваплы зат – Шелкова Светлана Александровна) язылырга мөмкин.4900
-
23 июнь 2022 - 16:35Безгә үзгәрергә кирәк Тормышыбызның көе китте, яме бетте, дигән сүзләрне бүген райондашларымнан күп ишетергә туры килә.13600
-
23 июнь 2022 - 16:30Җырла, чишмәм, гасырларга җитсен, Челтерәүләреңнең аһәңе... Туган төбәгебез, районыбыз, авыллардагы елга-күлләргә, чишмәләргә игътибарны бервакытта да онытмаска иде.13800
-
23 июнь 2022 - 16:26Тормышымның яме идең, әни... Сүнде кояш... Бермәл дөнья, яшәеш тукталып калгандай булды.14000
-
23 июнь 2022 - 16:20"Илне саклау изге бурыч",- диләр ир-егетләр Гомер-гомергә Ватанны саклау ир-егетләрнең изге бурычы булып саналды. Хәрби хезмәттә булу ир-ат өчен үзе бер дәрәҗә булды.15300
-
23 июнь 2022 - 16:16Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы эшмәкәрләрне кабул итү оештыра 5 июльдә, район прокуратурасы бинасында Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы тарафыннан чираттагы мәртәбә оештырылган эшмәкәрләрне кабул итү узачак.12900
-
23 июнь 2022 - 16:13"ЭКОяз-2022" республика санитар-экологик конкурсында балыкбистәлеләр дә актив катнашты Күптән түгел "ЭКОяз-2022" республика санитар-экологик конкурсына йомгак ясалды.12600
-
23 июнь 2022 - 16:10Олы Әшнәк авылында Гаффаровлар туып-үскән йортка истәлек тактасы куелды Олы Әшнәк талантлы шәхесләрне биргән төбәк. Республикага танылулы язучылар, журналистлар, артистлар чыккан аннан.22600
-
24 май 2022 - 14:46Балык Бистәсе район мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлады
-
20 май 2022 - 12:33Балык Бистәсе мәдәният йортында " Гаиләм ядкәре " дип исемләнгән кичә узды
-
19 май 2022 - 14:35Балык Бистәсендә "Гаиләдә рухи байлыклар" дип исемләнгән зональ семинар узды
-
10 июнь 2022 - 08:00Порядок технологического присоединения к электрическим сетям, возможность получения услуг через электронные порталы Согласитесь, что возможность получения любых услуг через электронные порталы значительно облегчает нашу жизнь?!20000
-
9 июнь 2022 - 10:29Памятки по электробезопасности для школьников Закончился учебный год, у школьников начались долгожданные каникулы.20000
-
28 июнь 2022 - 16:37Табибә Энҗе Гаязова: "Диспансеризация үтү мөһим!" Коронавирус инфекциясе белән авырган гражданнар өчен 2021 елның июль аеннан тирәнтен диспансерлаштыру каралган. Аңа нинди тикшеренүләр керә һәм аларны кайда, ни рәвешле узып була? Шул хакта тулырак мәгълүмат алу өчен без Балык Бистәсе поликлиникасы мөдире Энҗе Шамил кызы Гаязовага мөрәҗәгать иттек.6200
-
28 июнь 2022 - 16:33"Яшьлек еллары авыр чорларга туры килсә дә, сагындыра",-ди Роза Мамлина Бүгенгесе көнне Анатыш авылында яшәүче Роза Николаевна Мамлина районыбызның Шумководан ерак булмаган Труд Сельцо авылында туып үскән.6600
-
28 июнь 2022 - 16:07Якташыбызның яңа китабы дөнья күрде Шушы көннәрдә якташыбыз Фәүзия Солтанның (Фәүзия Галиуллина) “Рухият” нәшриятында басылган “Нигез сагышы” дигән яңа китабы дөнья күрде.7500
-
28 июнь 2022 - 16:01Чулман яры буендагы ял паркында аттестатлар тапшыру тантанасы узды Мәктәпләрнең чыгарылыш сыйныф укучылары көтеп алган көн, ниһаять, килде. 27 нче июнь көнне Балык Бистәсенең Чулман яры буендагы ял паркында аттестатлар тапшыру тантанасы узды.14000
-
28 июнь 2022 - 15:00Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә «Ялкын» YouTube каналында яңа видео.24300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика