Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Күренекле шагыйрь якташыбыз Роберт Әхмәтҗановның тууына 80 ел

    Күренекле шагыйрь якташыбыз Роберт Әхмәтҗановның тууына 80 ел "Эзләнүләр-Иҗатның гомерлек юлдашы..." Авылым- Арышым Син минем Парижым!

    Күренекле татар шагыйре Габудулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Роберт Әхмәтҗанов иҗатының инеш башы 60 нчы елларга туры килә.Бу иҗатта мәгълүм җанлану чоры.Әлеге чор үзенчә каршылыклы: бер яктан-үзагымга куелган ясалма патриотизм, культ пафосының соңгы аккордлары, көндәлек вакыйгаларга иярү юнәлеше, икенче якта- поэзиянең асылын чагылдырган, ясалма хисләрдән азат, форматка яраклашмаган иҗат юнәлеше.

    Шулай да шигьрияттә яңачарак юнәлешне тормышның табигыйлеге үзе тудырды.Инде 60 елларда ук Роберт Әхмәтҗанов иҗатында да эзләнүләр чоры башлана.Хәтта кайбер өлкән әдипләр(исемнәрен әйтеп тормыйм) аны, аны гына да түгел, традицион шигырь кысаларын бозуда, абстракционизм һәм фармолизмда гаеплиләр."Җирдән аерылган шагыйрь" исемен дә күтәрергә дә туры килә аңа.1963 елда ук:

    Вакытын белеп, яшерен юллар аша

    Табигаткә килде өлгерү!

    Вакыт җитте,Уяныгыз ,дуслар!-

    Җир әҗәтен бирер минутлар,

    дип язган яшь шагыйрнең күңел, йөрәк хисләре ташыганын ачык чамалап була.

    Олуг шагыйрләр Хәсән Туфан, Сибгать Хаким, Мөдәррис Әгләмов, Айдар Хәлим,галимәнәр Ибраһим Нуруллин, Фоат Галиумуллин, Мәхмүт Әхмәтҗанов, могътәбәр язучылар Миргазиян Юныс, Мансур Вәли-Барҗылы ,Вакыйф Нуруллин һ.б. шагыйрь иҗатына иң югары бәя бирүчеләр булдылар.

    Күренекле шагыйрь Роберт Вәли улы Әхмәтҗәнов 1935 елның 1 апрелендә Татарстанның Балык Бистәсе районы үзәгендә район партия оешмасы хезмәткәрләре гаиләсендә туа. 1942 елның салкын кышында әтисе фронтка киткәч (Вәли Әхмәтҗанов 1943 елның маенда сугыш кырында һәлак була), җиде яшьлек Робертның әнисе, балаларын ияртеп, үзенең туган төбәгенә - шулай ук Балык Бистәсе районына кергән Иске Арыш авылына әйләнеп кайта. Робертның бала чагы һәм үсмер еллары шунда уза. Иске Арыштагы - башлангыч, күрше Балыклы Чүкәй авылындагы - җидееллык һәм Олы Солтан урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул 1954-1959 елларда Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Студентлык чорында җитди рәвештә әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә - әдәбият түгәрәкләрендә актив катнаша, газет-журналлларга языша, шигырьләрен бастыра, ә 1958 елда инде Татарстан китап нәшриятында студент егетнең "Беренче яз" исемле тәүге шигъри җыентыгы дөнья күрә.

    1959-1960 уку елында Р.Әхмәтҗанов Әстерхан өлкәсенең Нариман районы Җәмәле (Три Протока) авылының сигезьеллык мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Биредә шагыйрь Әстерхан (нугай) татарларының халык иҗатын, җирле фольклорны өйрәнә. Казанга кайткач, Татар дәүләт опера һәм балет театрында әдәби бүлек мөдире (1961-1962) булып эшли. Актерлар белән аралашып, аларның иҗатын өйрәнеп, сәхнә йолдызлары турында очерклар иҗат итә. 1965-1998 еллар арасында Р.Әхмәтҗанов, кыска вакытлы яки озын тәнәфесләр ясый-ясый, көндәлек матбугат басмаларында - "Татарстан яшьләре", "Социалистик Татарстан" (хәзерге "Ватаным Татарстан"), "Яңа аваз", "Заман-Татарстан", "Шәһри Казан" газеталарында әдәби хезмәткәрләр вазифаларын башкара.

    Шушы көннәрдә-шагыйрьнең юбилее алдыннан күренекле галим, әдәбият тәнкыйтчесе, үзе дә шагыйрь Равил Рахмани белән якташыбыз иҗаты турында әнгәмә корганда әйткән сузләре буген дә колакта янгырый: " Халкыбызның талантлы шагыйре- замандашыбыз,каләмдәшебез Роберт Әхмәтҗановның илаһи шигъри уты шушы шаулы тормышыбыз- тугыз баллы давыл эчендә , киләчәктә дә шулай якты булып,озак гомерләр янып торыр дип ышанасы килә".

    Р.Әхмәтҗанов -татар поэзиясендә үзенә генә хас шигъри йөзе, язу манерасы булган талантлы шагыйрьләрнен берсе иде. Аның шигърияте беренче нәүбәттә гражданлык-публицистик пафосы, фикер-хисләренең киеренкелеге, романтик кутәренкелеге, форма һәм сурәтләү алымнарындагы яңача образлылык хасиятләре белән җәлеп итә. Шигъри форма өлкәсендәге тынгысыз эзләнуләре эзсез югалмый:татар поэзиясендә "Йолдызстан","Таш аргамак","Уйна, улым!","Сәхипҗамал" кебек яңача нигезгә корылган, кыю метафоралар аша сынландырган яңа поэмалар мәйданга килә. Шагыйрь үз иҗатында төрле метрик үлчәмнәре кулланып, полифоник аһәң-яңгырашка омтыла. Бу яктан анын "Болгар фрагментлары","Кар кеше", "Табигатькә жыр", "Сугышка экскурсия" әсәрләре аеруча игътибарга лаек. Иҗатының күтәрелеш еллары әсәрләре Роберт Әхмәтҗановның ярым мистик-фәлсәфи юнәлешле "Җәяүле күбәләк" шигъри образы тирәсенә тупланалар. Табигать, туган ил, туган туфрак, бүгенге һәм мәңгелек мотивлар аның иҗатының төп нигезен тәшкил итә. Шагыйрь татар поэзиясенең ерак гасырлардан килгән бай традицияләренә таянып,шигъри форма һәм сурәтләү чараларын баету юнәлешендә иҗат итә. Ул татар поэзиясендә баллада жанрын үстерүгә шактый өлеш кертте("Таш елады","Гармун турында баллада","Яралы арыслан" һ.б.). Шагыйрь ритм нечкәлеген оста тоя, әсәренең музыкаль яңгырашына зур игътибар бирә. Бу сыйфатлар, күрәсең, композиторларга да илһам чыганагы булып хезмәт иткәндер.Халыкка мәгълүм жырлардан "Саумы, кояш!" (М.Мозаффаров музыкасы), "Солдатлар" (якташыбыз Ф.Әхмәдиев музыкасы), "Синен эзләр" (Р.Еникеев музыкасы), "Минутларны ник саныйсын" (З.Гыйбадуллин музыкасы) кебек жырлар татар музыка хәзинәсенең кыйммәтле бер өлешен тәшкил итәләр һәм бүген дә татар радио һәм телевидениясендә еш яңгырыйлар

    1958-2005 еллар арасында Р.Әхмәтҗановнын лирик шигырьләре, поэма һәм балладалары тупланган ике дистәгә якын китабы донья курә. Арада балаларга һәм яшь буын укучыларга багышланганнары да бар ("Сабыйлар хоры", "Таң шәһәре" жыентыклары х.б.). Татарстан китап нәшриятында басылган "Тургай тәрәзәсе" (1995) һәм "Мәгариф" нәшриятында нәшер ителгән "Кичке кошлар" (1999) исемле китаплары очен Р.Ә хмәтҗанов 2001 елны Татарстан Республикасынын Г.Тукай исемендэге Дәүләт премиясенә лаек булды. 1995 елдан "Татарстан Республикасынын атказанган сәнгать эшлеклесе" дигэн мактаулы исемне йөртте.

    Без, ирек даулаучы татарлар, тарихтан, тирә-юньдә ирекле яшәүче халыклар тәҗрибәсеннән үзебезгә үрнәк эзлибез.Мәсәлән, бары тик бер генә ышанчылы үрнәк беләбез-очар кошлар үрнәге.Әгәр шигырь сөючеләрне ышандыра алмасак, Роберт Әхмәтҗановның шигырьләрен , поэмаларын, балладаларын уку мәслихәт булыр.

    Дөрес, шагыйрьнең иҗатын тулысынча аңлар өчен кай очракта аның бер шигырен дикъкать белән, төбенә төшеп җиткәнче уку да җитә.Мәсәлән, Тукаебызнын "Туган тел"ен,яисә "Кайтмады үч,бетте көч-сынды кылыч- шул булды эш;керләнеп беттем үзем, дөньяны пакъли алмадым" га беткән шигырен ,Хәсән Туфанның "Агыла да болыт,агыла"сын Роберт Әхмәтҗановның татар шигъриятендә билгеләнгән урынын бигрәк тә "Кичке кошлар" һәм башка шигырьләре билгели ала торгандыр.

    Зур талант сүзендәге тылсым ул шуннан гыйбарәт: Роберт Әхмәтҗановның шигырьләрен укыганда һәр укучы үз язмышын таба,җанын ишетә. "Җәяүле күбәләк"не көнкүреш урамалары каршында күбәләк дәрәҗәсендә генә көчсез,мизгел саен һәлакәткә юлыгырга торган итеп кабул итсә, икенче бер укучы шул ук шигырьне Тукай әсәрләрендәге,халык җырларындагы гөлдән-гөлгә кунып йөрүче нәни җан иясе итеп тә тоя ала бит.

    Якташыбыз Робер Әхмәтҗанов үзе исән чагында бу язманың авторына аның белән еш очрашып, гапләшергә насыйп булды . Сонгы очрашуларның берсендә ул хисләрен тыя алмыйча болай дип тә язып биргән иде :

    Кадерле якташларыма-Югары Тегермәнлекнең шигъри җанлы кешеләренә

    Кайнар сәламнәремне, иң якшы теләкләремне юллыйм!

    Ике Тегермәнлек тә минем өчен, мин яланаяк йөргән балачак хатирәләре саклый.

    Киләчәктә якташларым белән очрашуны өмет итеп,

    Роберт Әхмәтҗанов

    Р.S. Сезнең як җилләрен,сезнең сәламнәрне китергән Рамазан туганыма рәхмәт.

    8.12.2001

    Казан.

    Балык Бистәсе төбәгендә Роберт Әхмәтҗанов шигърияте якташларының , Равил Файзуллин, Кадыйр Сибгатуллиннар шулар белән янәшә йөри. Искә алу кичләре, конференцияләр, мастер класслар,фәнни -эзләну эшләре оештырыла. Югары Тегермәнлек урта мәктәбенең " Балык Бистәсе төбәге әдәбият,сәнгать дөньясы" музеенда (ул районда бердәнбер!) аның иҗатына багышланган бүлек эшли. Аның иҗат дөньясыннан илһам алып язучы Дания Нәгыймуллина,Сиринә Мөхәммәтҗанова,Роберт Шәймарданов , Ләйсән Фәтхетдинова кебек яшь дәвамчылар шигърият өлкәсендә уңышлы эшлиләр. Алар язган шигырьләрдә дә тормыш яктылыгы, идеяләр өчен көрәшкә актив позиция ярылып ята. Димәк,Робер Әхмәтҗановның кабатланмас шигырь дәрьясын киңәйтүчеләр,шөкер,Балык Бистәсе төбәгендә бүген дә бар.

    Рамазан Кәбиров, Татарстаннны

    атказанган укытучысы, Балык Бистәсе районы

    Югары Тегермәнлек урта мәктәбе.

    Фото: http://demon-art.3dn.ru/blog/novogo_zharkogo_fotokonkursa_leto_ja_ljub

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: