Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Корноухово авылында “Язгы тамчы” шигъри бәйгесе узды (ФОТО)

    Без - Корноухово Мәдәният йорты хезмәткәрләре авылыбызның төрле буын кешеләре өчен мәдәни чараларны еш үткәрергә тырышабыз.

    Аларның ял сәгатьләрен күңеллерәк һәм мавыктыргыч итеп уздыру өчен бар көчебезне куябыз. Авылдашларның рәхмәт сүзләрен ишетү, шатлыктан балкыган йөзләрен күрү безгә канатлар куя, тагын да илһамланып эшләргә этәргеч бирә.

    Балаларда һәм яшьүсмерләрдә ватанпарвәрлек хисләре һәм туган якка мәхәббәт уяту максатыннан "Язгы тамчы" дип исемләнгән шигъри бәйге үткәрдек. Әлеге чарада балалар белән беррәттән яшьүсмерләр дә бик теләп катнаштылар. Һәрбер катнашучы сәнгатьле итеп шигырь сөйләп, үз осталыгын күрсәтте. Чарага килгән һәр кеше, аларны алкышларга күмде.

    Әлеге чарада иң кыены жюри әгъзаларына булды. Иңнәр арасыннан иң-иңнәрен сайлап алу өчен шактый киңәшләшергә туры килде аларга. Бәйгенең җиңүчесе итеп 4 нче сыйныф укучысы Рәнис Сатдинов билгеләнде. Ә икенче һәм өченче урыннарны Шевчук Андрей белән Капитонова Мария бүлеште. Аларга истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.

    Гүзәл Хәбибуллина,

    Корноухово авылы Мәдәният йорты директоры.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: