Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • “Китап кил безгә–хокуклар турында сөйлә” исемле әдәбият кичәсе үтте

    Район үзәк китапханәсендә "Китап кил безгә - хокуклар турында сөйлә" исемле әдәбият сәгате үткәрелде

    Балалар илебезнең киләчәге. Нәкъ менә балачактан белем белән бергә тәрбия дә салына. Тиешле тәрбия алган бала кешене рәнҗетмәс, хокукларын бозмас. Шуңа күрә кечкенәдән алар үк хокукларын, бурычларын белеп үсәргә тиеш. Әлеге максаттан район үзәк китапханәсендә "Китап кил безгә - хокуклар турында сөйлә" исемле әдәбият сәгате үткәрелде. Анда гимназиянең икенче сыйныф укучылары катнашты.

    Әдәби әсәрләр аша алар хокукларын һәм бурычларын аңладылар. Яшәү дәверендә беркем дә яшәргә комачауларга тиеш түгел. Балалар үз фикерләрен җиткерделәр. Электрон сайт аша бала хокуклары турындагы закон белән таныштылар. Әлеге чара аша балалар дәүләтебезнең иң кечкенә гражданнары булуын аңлаганнардыр, дип уйлыйбыз.

    Татьяна Назарова,

    район үзәк китапханәсе уку залының әйдәп баручы китапханәчесе.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: