Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Керәшен халык җырларын башкаручылар арасында конкурс булып узды

    Гала-концертта катнашачаклар

    Кукмара районында керәшен халык җырларын яшь башкаручыларның җиденче "Туым Җондызы" республикакүләм зона конкурсы үтте.
    Анда "Этнический вокал" номинациясендә безнең районның Каз.Чаллы авылыннан Милена Новикова беренче урынга һәм беренче дәрәҗә Дипломга лаек булды. Шушы ук авылдан Наталья Новикова һәм Бирдебәктән Роза Харитонова икенче-өченче призлы урыннарны бүлештеләр. Алар барысы да киләсе елның гыйнвар аенда Казанда узачак Гала-концертта катнашачаклар.
    Кызыл Йолдыз мәдәният йортыннан Светлана Кибякова һәм Бирдебәктән "Айбагыр" балалар фольклор коллективының чыгышлары шулай ук югары бәяләнде.
    Фото редакция архивыннан алынды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: