Күңел рухы белән матур ул...
Халык китап укымый дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Безнең авылда әле дә газета-журналдан башка яши алмаучылар күп.
Моңа Балыклы Чүкәй китапханәсенә кергән саен ныграк инанасың. Яше дә, карты да күп килә бирегә. Кыйммәтчелек заманында үзе теләгән газета-журналны өенә алдыра алмауның да сәбәбе бар. Биредә кайберәүләр яңа китаплар белән таныша. Килгән газета-журналларны укый. Берәү дә буш китми китапханәдән. Индира Илалова һәркемне якты йөзе, җылы сүзе белән каршылый. Монда үзеңне рәхәт, иркен хис итәсең, күңелгә рухи тынычлык өстәлә.
Индираның бу хезмәткә алынуына 10 ел чамасы гына. Төп һөнәре буенча бухгалтер ул. Хезмәт юлын 25 ел элек Лаеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап кайткач, элеккеге "Гигант" колхозында бухгалтер булып башлады. Көйле генә эшләп тә китте. Бәлки гомере буена бу хезмәтеннән аерылмаган да булыр иде. Әмма колхозлар таркалды шул. Ул Ильяс исемле егет белән гаилә корып ике бала үстерә. Кайнана-кайнатасы белән яши. Яңа йорт җиткезеп керәләр. Кыскасы, читкә китү уйларына да керми. Бер ел чамасы төрле эшләрдә йөргәннән соң, китапханәгә эшкә чакыралар үзен. Белеме буенча аннан ерак торса да, тәвәккәлли кыз. Чөнки ул яшьтән үк күңеле, йөрәге, рухы белән иҗат кешесе. Яңа эшен дә ул өлкәннәр белән киңәшүдән башлый. Бигрәк тә кайнанасы Заһирә апа Илалова (озак еллар рус теле әдәбияты укытты), укытучы Светлана Мостафина, район үзәк китапханәләр системасы директоры Рәүфә Кадыйрова һәм методистлар аны беренче көннәреннән үк ярдәмнәреннән ташламыйлар, киңәшләрен бирәләр, эшнең нечкәлекләренә төшендерәләр.
Үзенә һөнәри юнәлештә белем кирәклеген аңлап ул мәдәният һәм сәнгать академиясе каршындагы курсларга керә.
-Беренче һөнәрем кебек бу эшемне дә яратам. Барысын да белергә, өйрәнергә тырышам, рәсемнәр ясыйм, җырлыйм. Бу сәләт миңа әтием Хәмәтгалидән күчкәндер. Туган авылым Балтачта ул күпләргә билгеле. Алтын куллы дип йөртәләр иде үзен. Җор телле, ярдәмчел, нинди эшкә тотынса, коеп куя иде. Мин аңа бик рәхмәтле,-дип искә ала мәрхүм әтисен Индира.
Табигатьне ярата ул. Салкын кыш көнендә кып-кызыл булып чәчәк атып утырган яран гөлләренә һәрвакыт сокланам. Шул чәчәкләрне күреп авыл халкы да сөенеп киләләр бирегә. Китапханәдә ул табигать почмагы булдырган. "Гомер үтә, еллар күчә" исемле музей да эшли. Аны гел тулыландырып тора.
Китапханә матур, чиста, якты. Берсеннән-берсе матур гөлләр үсә, рәхәтләнеп ял итәргә, компьютерда эшләргә була. Балаларны аеруча ярата ул. Шуңа алар да бирегә теләп йөриләр. Мәдәният йорты хезмәткәрләре Әлфинур Гыйлаҗева, Миннехан Мөхәммәтгалиев белән төрле күңелле чаралар, кичәләр оештыралар алар. Эш белән ел артыннан ел үткәне сизелми дә кала. Ильяс белән Индираның да балалары үсеп тормышта үз юлларын таптылар. Олы кызлары Айзирәк Казан сәүдә университетын тәмамлап эшли башлады, ә уллары Айбулат энергетика техникумының 2 нче курсында укый.
Балыклы Чүкәй авылына килүенә 25 ел үтеп киткән. Хәзер инде ул бу авылда үз кеше.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
17 апрель 2021 - 14:58Журналист Габдерәхим вафат Габдерәхим соңгы елларда «Акчарлак» газетасында эшләде.7100
-
16 апрель 2021 - 14:39Балыкбистәлеләр чарага кушылдылар Узган атна шимбә көнне ил күләмендә мөһим чара үткәрелде – теләгән һәркем рус теленнән тоталь диктант яза алды.5900
-
16 апрель 2021 - 14:36Яңа Арыш авылы китапханәсендә “Күңелем түрендә авылым тарихы”дип исемләнгән бик матур кичә үткәрелде. Туган җир, туган авыл , туган туфрак һәркем өчен дә иң кадерле, изге төшенчәдер, мөгаен.5700
-
16 апрель 2021 - 14:32Алмир Шәфигуллин: "Язгы боз мәкерле, ә гомер балыктан кадерле" Апрельнең ундүрте. Урамда 18 градус җылыллык.9300
-
16 апрель 2021 - 14:26Гүзәлия Керженцева: " 30 ел эчендә мәшгульлек үзәге оешып һәм үсеш чорын узды" Халыкны эш белән тәэмин итү дәүләт хезмәтенә 2021 елның 19 апрелендә 30 ел тула.3900
-
16 апрель 2021 - 14:22Илдар Таҗетдинов халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлый Хөрмәтле халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре һәм ветераннары!5400
-
15 апрель 2021 - 14:57Май бәйрәмнәрендә ничек ял итәчәкбез Гомумән алганда, россиялеләр алты көн ял итәчәк.14300
-
15 апрель 2021 - 14:32Чипсылар белән фри ашарга яратучылар өчен күңелсез хәбәр Моннан берничә көн элек белгечләр банан дефициты турында да хәбәр итте.10800
-
15 апрель 2021 - 14:23КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #19 / "Ө" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.75900
-
15 апрель 2021 - 11:45Балык Бистәсе җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде Бүген Балык Бистәсе җәмәгатьчелеге район авыл хуҗалыгы өлкәсендә озак еллар хезмәт итеп аның икътисади үсешенә үз өлешен керткән Илья Иванович Иванов белән саубуллашты.56200
-
15 апрель 2021 - 09:17Бүлмә гөлләре шаулап чәчәк атсын өчен нишләргә? Касторка маен әбиләр борынгы заманнардан ук кулланган икән.16200
-
14 апрель 2021 - 10:24Балыкбистәлеләр, Ифтар үткәрер ниятегез булса, безгә шалтыратыгыз Мөхтәрәм кардәшләр!14801
-
14 апрель 2021 - 10:01Балык Бистәсе Үзәк мәчетендә ураза тотучылар өчен авыз ачу мәҗлесе оештырылды Мөбәрәк Рамазан ае башланды.Күпләребез, мөселманнар өчен АллаҺы Тәгалә тарафыннан фарыз ителгән гамәл - ураза тота башладылар.17600
-
14 апрель 2021 - 14:18" Авыл офыклары" редакциясе чираттагы социаль эксперимент уздырды
-
13 апрель 2021 - 10:22"Сорау -җавап" уенының бүгенге уенчысы Зәринә Нургалиева
-
13 апрель 2021 - 10:18"Халык җәүһәрләре "конкурсына йомгак ясалды😊👍🏻
-
16 апрель 2021 - 14:43Питрәч районының «Шәле-Агро» җәмгыятенә кыр эшләре чорына эшчеләр таләп ителә Питрәч районының «Шәле-Агро» җәмгыятенә кыр эшләре чорына эшчеләр таләп ителә2000
-
14 апрель 2021 - 10:185,5 айлык «Ломан Браун» токымлы йомырка салучы тавыклар сатыла. 5,5 айлык «Ломан Браун» токымлы йомырка салучы тавыклар сатыла.3900
-
14 апрель 2021 - 10:10Кызыл һәм ак тавыклар, бройлер чебешләр, бройлер тавыклар сатабыз Кызыл һәм ак тавыклар, бройлер чебешләр, бройлер тавыклар сатыла5000
-
17 апрель 2021 - 14:58Журналист Габдерәхим вафат Габдерәхим соңгы елларда «Акчарлак» газетасында эшләде.7100
-
16 апрель 2021 - 14:39Балыкбистәлеләр чарага кушылдылар Узган атна шимбә көнне ил күләмендә мөһим чара үткәрелде – теләгән һәркем рус теленнән тоталь диктант яза алды.5900
-
16 апрель 2021 - 14:36Яңа Арыш авылы китапханәсендә “Күңелем түрендә авылым тарихы”дип исемләнгән бик матур кичә үткәрелде. Туган җир, туган авыл , туган туфрак һәркем өчен дә иң кадерле, изге төшенчәдер, мөгаен.5700
-
16 апрель 2021 - 14:32Алмир Шәфигуллин: "Язгы боз мәкерле, ә гомер балыктан кадерле" Апрельнең ундүрте. Урамда 18 градус җылыллык.9300
-
16 апрель 2021 - 14:29Гүзәлия Керженцева хезмәттәшләрен һәм хезмәт ветераннарын данлы юбилей белән котлады Бу көннәрдә халыкны эш белән тәэмин итү дәүләт хезмәте 30 еллык юбилеен билгеләп үтә. Район мәдәният йортында бу уңайдан юбилей тантанасы узды.5300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика