Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Күңел җәен үтмәслек итеп...

    Керәшеннәрдә " Питрау үтми - җәй үтми" дигән фәлсәфи әйтем бу көннең үзенчәлекле сыйфатын билгели.

    Барыбыз да белгәнчә, Питрау -"Петров день" - үзенең тамырлары белән дингә барып тоташа. Бу көнне чиркәүләрдә зур келәү уздырыла, ә керәшен авылларында ул борынгыдан килгән мәҗүсилек (язычество) йолалары белән баетылып, җәй бәйрәме - чәчәк бәйрәме итеп үткәрелә. Һәр авылда бу йолаларның үз нечкәлекләре бар.
    Шомырбаш авылында да шимбә көнне олы бәйрәм-Питрау булып узды. Питрау ул-изге апостоллар Петр һәм Павелны искә алу көне. Ул көнне тереклек һәм үсемлекләр дөньясында үзгәреш чоры башлана. Питрауда туган-тумача бер-берсенә кунакка йөрешә, аралаша, туганлык җепләрен ныгыта.
    Мин дә шушы авыл килене буларак бәйрәм, классташларны, дусларны күрергә дип кайттым. Көннең кояшлы, әзрәк җиләс һәм матур булуы үзенекен итте, бәйрәм башланганчы ук халык мәйданга җыела башлады. Ниһаять, тирә-юньгә дәртле көй яңгырады. Авылның үзешчән артистлары катнашында күмәк тамаша башланып китте. Бәйрәмне авыл җирлеге башлыгы Исмәгыйль Сафин башлап җибәрде. Ул бәйрәмгә җыелган кунакларны тәбрик итте һәм шушы бәйрәмгә үз өлешләрен керткән иганәчеләрне атады, аларга рәхмәт сүзләре әйтеп барыбызга да яхшы кәеф теләде. Шуннан соң күңелле уеннар башланып китте.
    Милли уеннарда мин үзем катнаша алмадым, шулай да минем Түбән Камадан кайткан килендәшем уеннардан читтә калмады һәм бер кочак бүләк җыйды. Әлбәттә инде уеннарда, нигездә, күбрәк балалар катнашты. Хәер, уенда кеше олыга-кечегә бүленмидер, биредә бар да тигез, көчләр генә башка. Шуңа да зурларны зурлар, кечкенәләрне кечеләр белән ярыштырдылар. Ярышлар арасында иң кызык һәм мавыктыргычы әтәч тоту уены булды. Мәйданга әтәчне җибәрделәр дә, аны балалар тотып алырга тиеш иде. Әтәч йөгерә торгач урман эченә үк кереп китте. Шуңа да карамастан аны балалар барыбер тотып алдылар. Сабантуйда төп мәйданнан тыш халыкның иң яраткан урыны сәүдә рәтләредер, мөгаен. Шомырбашта да бу урын гөрләп тора иде. Балалар әти-әниләрен, исләренә төшкән саен, шунда алып китә. Хәтта балаларның иң яраткан эчемлеге-салкын коктейль да бар иде. Мине әлеге бәйрәмне алып баручы шушы авыл кызы Валентина Евстегнееваның осталыгы, үткенлеге таң калдырды. Мөгаен ул һәркемнең игътибарын җәлеп иткәндер. Шундый оста итеп алып барды, профессионалларың бер кырыйда торсын! Ул үзе алып баручы да, җырчы да, уеннарны оештыручы да, әле шул арада көрәш хөкемдарларына да ярдәмгә килә, мәйданны гына түгел, Сабантуй була торган аланны күз уңында тотты. Шушы авыл егете Андрей Рыбин да Валентинадан бер дә калышмады. Ул үзе җырчы да һәм көрәшче дә. Аның җырлавы барыбызга да бик ошады. Рус егетенең шулай матур итеп татарча җырлавы үзе бер куаныч. Ә көрәш гадәттәгечә балалар көрәше белән башланып китте һәм олылар көрәше белән, җиңүчеләргә бүләкләр бирү белән тәмамланды. Бәйрәм бар кешенең күңеленә дә хуш килде. Бу бәйрәмне оешыручыларга, авыл җирлеге башлыгына, төп иганәче Владимир Николаевич Ивановка, КФХ "Никитин"нарга һәм барлык иганәчеләргә чын күңелдән рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Шундый актив һәм ярдәмчел кешеләр булганда милли бәйрәмнәребез бетмәс, тагын да яңа төсмерләр алыр дигән теләктә калам. Ә Сабантуйның баш батыры булып Артем Большаков калды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: