Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Камал театры Балык Бистәсе районы Ямаш авылына спектакль белән кайтканнар

    Камал тетры Ямашта

    Узган атнада Ямаш урта мәктәбендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының күренекле артистлары Равил Шәрәфиев, Наилә Гәрәева, Наил Дунаев, Әзһәр Шакиров, Ринат Таҗетдинов, Венера Шакирова, шулай ук театрның яшь артистлары - Эмиль Талипов, Нәфисә Хәйруллина, композитор, дирижер Ф.Әбүбәкерев һәм баянчы Ә.Кәримов белән очрашу булды. Очрашуны Ямаш мәктәбенең элеккеге укучысы, бүгенге көндә театрның труппа мөдире Исрафил Сафин оештырган иде. Очрашуга шулай ук Юлсубино һәм Күки мәктәпләре укучылары, укытучылары килгән иде. Кичә Ямаш мәктәбе укучылары һәм артистлар чыгышлары белән аралашып барды. Соңыннан кунакларыбыз Ямаш мәдәният йортында авыл халкына Илгиз Зәйниевның "Бабайлар чуагы" спектаклен күрсәттеләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: