Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Гүзәл Әхмәтова бәби алып кайтырга җыена

Җырчы Гүзәл Әхмәтованың ел башында никахы булган иде. Узган атнада алар ире Рәфис белән никахларын рәсмиләштерделәр. Туй Уфаның иң кәттә «Хилтон» кунакханәсендә урнашкан ресторанда узды. Гүзәл дизайнер Ольга Михайлова-Закирова теккән күз явын алырлык күлмәктә булган. Күлмәгенә кул белән 1500 күбәләк тә тегелгән.

Кияүгә соң чыгуы турында җырчы болай ди:

- Алланың «Амин» дигәненә туры килә, - диләр бит?! Әнием сөйләве буенча, 8 яшьлек чагымда: «Йорт, шәп машина алып, карьера эшләгәч кенә кияүгә чыгачакмын, бала алып кайтачакмын», - дигәнмен. Яшь чакта гастрольләргә күп йөрелде, айлар буе кайтып кермәгән чаклар бар иде. Андый вакытта ничек бәби алып кайтасың инде?! Әле ике ел элек тә минем өчен иң мөһиме сәхнә иде, ә хәзер гаилә.



Җырчының бәби көтүе дә билгеле булды. Узган елны биргән бер әңгәмәсендә ул: «Үземне бик яхшы хис итәм. Әни булырга әзермен», - дип әйткән иде.

Чыганак:http://matbugat.ru/news/?id=192388

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев