Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Гасыр кыйссаларын язган әби

    Бибишәмсия әби белән сөйләшеп утыру үзе бер ләззәт, илһам, кызыклы, тормыш сабагы алу да! Зиһене таза, хәтере нык булганлыктан фикерен тирәннән алып сөрә, сүзен дисбедәгедәй тезеп әйтә. Бай да соң аның хәтер сандыгы! Андагы һәр өлгенең үз бизәге, үз кыйммәте, тарихи сакланышы сокландыра...

    ...Ире Хуҗахан белән бары ике елга якын гына вакыт яшәп калганнар алар. 4 яшьлек булып калган Венер әтисен чак-чак кына төсмерли. Флюра кызын хатынының карынында гына тоярга өлгергән ата кешенең сугышка киткәндә үзен кочып-кочып аерылганын ул әле дә күз алдында саклый. Татлы мәхәббәткә, пар тормышка "соңгы нокта" булып-1943 елда "һәлак булды" мөһере сугылган хат тапшыралар үзенә. Эчтәлеген аңлар яшьтә булмаган Венерның әлеге хатны алып бабайларына җил булып атылганын да яхшы хәтерли Бибишәмсия әби. Шул көнне салам түбәсе ишелеп, тәрәзә пәрдәләрен яңгыр чыландырганын да онытмаган. Зиядә яшәмәгәннәр алар, эшләп тапканы тамак ялгарга, балалары ачтан үлмәскә җитеп барган. Шул заманага хас авырлыкларның барысын да үз җилкәсендә татыган авыл хатыны ул: черек бәрәңгесен ашаган, чабатасын кигән, урманын кискән, сыер белән җир тырмалаган, тубал белән орлык чәчкән, "сложный" комбайнына көлтә биреп торган, район үзәгенә, күрше төбәкләргә арба тартып, биштәр асып орлыккка барган, тагын әллә ни чаклы йөрәккә сеңгән, бәгырьләрне кисеп яралаган эшләр башкарылган...
    -Берчакны дус кызым Зәйтүнә белән урман кисәргә җибәрделәр. Урманчы агачны күрсәткәч, аның тирәли кул тотынып йөргән идек. Ышанасызмы, 300 еллык нарат булып чыкты. Кул пиласы белән ике көн кискәннән соң янәшәдәгеләр киңәше белән сырын санадык. Аннан ауган агачны метрлап кистерделәр, ярдырдылар, 25-30 кублап утыны чыкты. Ач булмасаң бер хәл, черек бәрәңге көлчәсеннән гайре ризык күрмәдек. Ирдән калдык, үзебез таушалу ярым таушалдык. Һәр иртә уянам да, йә Раббым, без күргәннәрне яшь буынга, оныкларыма күрсәтмә, диеп шөкерана кылам,-ди Бибишәмсия әби. Урман кисүдән кайткан көнне районга орлыкка җибәрүләрен, чабатасы өзелеп зыкылы төндә оекчан кайтканлыгын да күз яшьләрендә искә алды ул. Сөйләгән мәлләрендә йөзе берара тоташ сагышка күмелә, мөлдерәмә яшьләре итәгенә тәгәри. Аннан дәрхаль генә оныкларына күзе төшә, өй эчен барлап чыга да, ирен читендә канәгатьлек хисен балкытып ала. Наянланып алырга да җай таба:
    -Улым, район гәҗитегездән синең язмаларны яратып укыйм, күп йөргәнлегеңне дә беләм. Бер соравым һәм үтенечем дә бар иде: минем яшьтиләр күпме икән районда? Алар белән бер кич утырып, үткәннәр хакында сөйләшәсе килә иде. Ир-ат яшьтәнрәк кырыла, 90 яшьтәгерәк егетләрне чакырсак та начар булмас иде лә,-дип шаярып алмасмы әбиебез. Вәгъдә иман диләр, яшьтәшләрен ачыкларга сүз бирдем. Халыкны социаль яклау бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, районда йөзьяшәрләрнең саны икәү булып чыкты. Дөрес, Аллаһы боерса дигән сурәттә, тиздән тагын икәү өстәләчәк икән. Иске Арыш, Балык бистәсе, Керәшен Казысы авылларыннан икәнлекләрен белсен дип Бибишәмсия әбигә махсус исемлек тә төзедем әле.
    -Әле тагын 100 ел яшәсәм дә, дәүләт миңа эшләгәннәремнең әҗер өлешен кайтарып бетерә алмаячак. Димәк, яшәргә дә яшәргә әле,-ди әбекәем елмаеп-көлеп.
    Яшәргә язсын әле аңа. Күзе күрә, укый, иман шарты китерә, һәр фикерен шәрехләп бара, хатирәләрен зәррәләп барлый. Аны бүген оныгы Роза тәрбияли. Тәрбия дигәннән, инде 50 елга якын улы Венер һәм килене Гайнелхаят белән бер түбә астында яши ул.
    -Киленем үз кызым кебек булды. Ых дип тә әйтмәде. Өйдә булганнар, сөйләшкәннәр урамга чыкмады. Әле дә әни диеп кенә тора,-ди Бибишәмсия әби.
    Инде Венер абый белән Гайнелхаят апа да сиксәненче дистәләрен ваклыйлар икән. Сүз уңае шуны да әйтеп үтәргә кирәк, икесе дә тырышлар, булдыклылар, хезмәт сөючәннәр буларак авыл халкының хөрмәтен казанганнар. Гайнелхаят апа 44 ел хастаханәдә санитарка булып эшләгән. Венер абыйның да хезмәт стажы шундый ук, аның 32 елын трактор баранкасы артында үткәргән. Балыкбистәлеләр яхшы хәтерлидер, Г.Тукай исемендәге колхозның дистәләгән тракторлардан торган торф отряды, аммиак кертүчеләр бригадасының даны ул елларда республикага таралган иде. Болары сүз уңаеннан гына искә алынды. Әбинең балаларына ихтирам йөзеннән.
    Ә йөзьяшәр Бибишәмсия әбигә әйләнеп кайтканда, аның бүгенге көндә 9 оныкчыгы бар икән. Флюра кызының, барлык оныкларының янында еш булуына сөенеп туя алмый ул. Әбигә кагылган һәр ике туганлык буыннары да лаеклы тормыш галәмендә көн күрәләр, матурлыкта яшиләр.
    -Әтием озак еллар колхоз рәисе булып эшләгән кеше. Килгән, кергән кешене чәй эчерми җибәрмәгез, аннан гына ялангач калмассыз дия торган иде,-дип искә ала Бибишәмсия әби нәселләренең кунакчыллыгына ишарәләп. Бу сүзләрдән соң мин дә әби белән утырып чәй эчәргә риза булдым. Тагын әллә ни чаклы кичерешләрне күңелгә сеңдергән, биниһая кыйссаларга бай әлеге гапләшеп утыруның тәмен, аннан алган хиссияти кичерешләремнең кыйммәтен мин әле йөрәктә озак саклармын кебек.
    ӘБИ ТУГАННАРЫ ЯНӘШӘСЕНДӘ.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: