Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Җырчы якташыбыз Эльвира Хамматова төрмәдә булып кайтты

    Хәлләр болайрак булган.

    Җырчының әтисе бик бай кеше икән. Әнисе күптән бакыйлыкка күчкән. Аңа һәрдаим әтисе күз астында, аның тәрбиясендә үсәргә туры килгән. Көннәрдән бер көнне әтисе нотариус аша бар мөлкәтен Эльвирага яздыра һәм күп тә үтми, үлеп тә китә. Җырчы нишләргә дә белми. Бу кайгыны авыр кичерә. Әтисен юксына башлый. Тормышында мәхәббәтен очрата. Аның да ахыры матур тәмамланмый. Чөнки ул егетне кызның әтисен яратмаган эшмәкәрләр яллый. Дөресрәге, Эльвира белән әлеге егетне бергә кушып, байлыкка хуҗа булырга телиләр. Егет кеше кызның шампан шәрабына йоклата торган дару салып, документларга ялган кул куйдырта. Ул егетнең исеме - Руслан Вәлиев. Ахыр чиктә, җырчыны өеннән полиция хезмәткәрләре алып китеп, төрмәгә утырта. Байлык дип, Руслан белән аны яллаган "заказчик" атыша башлый. Ә кемнең исән калуын сез җырчының "Рәхмәт сиңа" исемле яңа клибында күрә алачаксыз. Әйе, бу яңа клипның сюжеты иде. Барлык идея Эльвира Хамматованыкы икән. Җырчы һаман да үз репертуарында. Чөнки аның күп клипларында мәхәббәт, моңсу вакыйгалар төсмере чагылган.

    - Клип әлегә төшерелеп бетмәде. Әмма төрмәдәге кадрларны без инде төшердек. Тик кайсы төрмәдә төшерелгәне хакында мәгълүмат бирә алмыйм. Клипның башыннан ахырына кадәр мин шул төрмәдәге читлектә җырлыйм. Андагы атмосфера бик авыр. Ходай күрсәтмәсен. Шул ишегенең ачылуларына кадәр күңелгә шом сала. Төрмәдәге кадрларны бер алты сәгать кенә төшергәнбездер. Клип үзе Айдар Шәймәрданов җитәкчелегендәге "PIXEL" студиясендә төшерелде. Сюжет линиясе дә җиңелләрдән булмады. Чөнки ахырдан утырган читлекнең ишеге ачылып китә дә, мин инде... Анысын әйтмим... Клип экраннарга чыккач күрерсез, - диде Эльвира Хамматова.

    http://intertat.ru/tt/shou-biznes-yanalyklary/item/40812-elvira-hammatova-tөrmәdә-bulyip-kayttyi.html

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: