Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Драма зур аншлаг белән узды (ФОТО)

    Шушы көннәрдә Балык бистәсе мәдәният йорты каршында эшләп килгән халык театры коллективы сәхнәләштергән Дамир Салиховның "Өзелгән йөзем" исемле драмасы зур аншлаг белән узды.

    Театр хезмәткәрләре халык алдында еш чыгыш ясыйлар. Район халкы алдында гына күрсәтеп калмыйлар, регион-ара, республика, Рәсәйкүләм бәйгеләрдә дә катнашып, зур җиңүләргә ирешәләр. Бүгенге спектакльләре дә нәтиҗәсез калмас, дип өметләнәсе килә.

    Алар Бөек җиңүнең 70 еллыгына, халыкара театр көненә багышлап март аенда район халкы алдында чыгыш ясаганнар. Бүген күп сораулар буенча яңадан куярга булганнар. Зал тулы тамашачы пәрдә ачылуын түземсезлек белән көтте. Һәр чыгышларын алкышларга күмделәр. Сәхнәдә артислар уйнамый, анда чын тормыш бара. Гаилә мөнәсәбәтләре, кешеләрнең әхлак сыйфатлары, буыннар арасындагы бәйләнеш бергә үрелеп сурәтләнә. Тамашачы бу күренешләрне күзәтте, мондагы хәлләрнең шаһитлары булдылар. Сәхнәдәгеләр белән бергә авырлыкларны кичереп, күзләрендә яшь тамчылары чагылды, алар белән бергә шатланды.

    Карт Сәлимгәрәй ролендә Рәфхәт Галиев, Яшь Сәлимгәрәй-Илшат Кәримуллин, Мәмдүдә-Фирдәүс Садриева, Сәүбән-Әнәс Низамов, Мәрьям- Гөлшат Кәримуллина, Тәүфыйк-Илназ Шакиров, Саҗидә-Элвира Кәримуллина, яшь Сәүбән - Рамиль Минневалиев үз рольләрен оста итеп башкарып, әсәрнең эчтәлеген ачып бирә алдылар.

    Артистларны алкышларга, чәчәк бәйләмнәренә күмделәр, моңа чын-чынлап лаек иде алар. "Спектакльгә өч ай буе әзерләндек. Барлыгы сигез кеше катнашты. Төп геройларның берсе авырып китү сәбәпле, Олы Кульга мәдәният йорты директоры Фирдәвес Садриеваны чакыртып алдык. Икенче май көнне шушы спектакль белән унбишенче халыкара "Идел йорт" фестиваленда катнашачакбыз",- ди режиссер, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәфхәт Галиев.

    Спектакльдән соң артистлар белән дә аралашып алдым. "Рольне алу белән, бер ай буе уйланып, сүзләрен ятлап йөрдем. Үземне шул хатын урынына куеп карадым. Мәмдүдә бик акыллы, күркәм холыклы хатын. Үзенә авыр булса да, башкаларның бәхетенә киртә булып тормый. Рольгә кереп китүе авыр булмады, ничектер үз иттем мин аны. Коллектив белән эшләве бик җиңел булды. Яшьләр белән тиз уртак тел таптым",-ди Фирдәүс Садриева. Яшь Сәлимгәрәй ролен уйнаучы Илшат Кәримуллин да үз фикере белән уртаклашты. "Мин драма әсәрләрендәге геройларны уйнарга яратам. Бу юлы акыллы, сабыр холыклы, уңай герой роле туры килде. Сүзләре дә җиңел өйрәнелде. Быел коллективта яңа кешеләр. Һәрберсе үз ролен оста башкарды дип уйлыйм",-ди ул.

    Узган елны Таһир Закировның "Яучылар" комедиясен сәхнәләштереп икенче дәрәҗә дипломга ия булган коллектив. Рәфхәт Галиев бу хезмәтендә озак еллар буена эшләп килә. Коллектив кына елдан-ел яшәрә, үзгәреп тора. 1987 елда аның җитәкчелегендәге халык театры унбиш регион арасында беренче урынга чыгып, Мәскәү шәһәрендә үткәреләчәк ярышка узган. Ул елны Кәрим Тинчуринның "Сүнгән йолдызлар" әсәрен сәхнәләштергән булганнар. Мондый уңышларга ничек ирешәсез, дим. "Спектакльне тематикага, коллективның көченә карап сайлыйм. Өйрәнергә бик күп вакыт, көч таләп ителә. Бергәләп тырышсаң гына эшнең нәтиҗәсе була. Елына бер спектакль әзерлибез, бәйрәм саен концерт номерлары белән чыгыш ясыйбыз",- ди ул.

    Спектакльгә килгән халык рәхәтләнеп ял итеп, рухи азык алып кайтып китте. Тамашачы күңелен яулап алу-ул зур хезмәт билгесе.

    Гөлназ Зарипова.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: