Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Әдәбият елында әдипләр һәм әдәбият әһелләре белән матур очрашу узды(фотолар)

    2015 ел республикабызда әдәбият елы дип игълан ителде. Әдәбият елын Равил Фәйзуллин җитәкчелегендәге төркем Балык бистәсе районы Юлсубино урта мәктәбендә башлап җибәрде.

    Монда очрашу очраклы түгел, бу Равил Фәйзуллинның туган авылы. Шушында ул тәүге адымнарын атлаган, мәктәптә белем алган.

    Әлеге төркемдә Татмедиа җәмгыятенең генераль директоры урынбасары Сөмбел Таишева, "Идел" журналы баш мөхәррире Радик Сабиров һәм урынбасары Рүзәл Мөхәммәтшин, Мамадыш районыннан гәҗит һәм телевидение хезмәткәрләре бар иде. Очрашу Котлы Бөкәш мәктәбендә дәвам итте. "Бу очрашуыбыз истәлекле көн булып калсын иде. Татар телебезнең төп байлыгы китапларда. Без горур итеп зур байлык - әдәбиятыбыз бар, дип әйтә алабыз",- ди шагыйрь, "Казан утлары" журналының баш мөхәррире Равил Фәйзуллин.

    Очрашу турындагы тулырак язмабызны гәҗитебезнең алдагы санында укый аласыз.

    Гөлназ Зарипова.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: